Көннәр якты булсын өчен әни кирәк! бәйгесенә дүртенче язма килде
Аны Әминә Фазлиева җибәргән
Минем әнием!
Дөньяда иң якын кеше ул минем әнием. Ул иртән иртүк торып миңа тәмле ризык әзерли. Мәктәпкә җыенырга булыша, дәресләремне тикшерә.
Әнием минем өчен һәрвакыт кайгырта. Авырсам, ул мине дәвалый, йокларга яткыра. Әниемнең җылы куллары мине һәрвакыт тынычландыра. Мин әниемне бик яратам, ул – минем иң якын дустым. Мин аңа һәрвакыт булышырга тырышам, чөнки ул минем иң кадерле кешем.
Әнием, әнием,
Кояшым минем.
Синең җылыңнан
Якты дөньям минем.
Әминә Фазлиева. Мөслим гимназиясенең 2 нче В сыйныфы укучысы.
Нет комментариев