Көннәр якты булсын өчен әни кирәк! бәйгесенә бишенче язма килде
Аны Рамил Туктагулов җибәргән
Минем әнием иң матуры. Мин бәхетле, чәнки янымда мине яратучы әнием бар.
Иртән иртүк ул безне уятып мәктәпкә озатып җибәрә.
Кайтуыбызга тәмле ризыклар пешереп каршы ала. Без аның белән бергәләп дәресләр әзерлибез. Әнием сабыр һәм тыйнак, ләкин кирәк чагында усал да була. Мин әниемә булдыра алганча ярдәм итәм. Кечкенә апайларымны карашам. Без бергәләп әни белән пицца пешерергә яратабыз. Бакчада да бергәләп эшлибез. Минем әнием бик эшчән. Мин әниемне бик яратам.
Рамил Туктагулов, Мөслим гимназиясенең 2в сыйныфы укучысы
Нет комментариев