Райондашыбыз полиция хезмәткәрен буган өчен штрафка хөкем ителде
Кеше һәм закон

Райондашыбыз полиция хезмәткәрен буган өчен штрафка хөкем ителде

Райондашыбыз полиция хезмәткәренә карата көч кулланган өчен хөкем ителде

Райондашыбыз полиция хезмәткәренә карата көч кулланган өчен хөкем ителде. Район прокуратурасы 39 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

2026нчы елның 13 мартында гаепләнүчедә, спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә, полиция хезмәте автомобиленең арткы утыргычында барганда, участок инспекторына карата шәхси күралмау хисе барлыкка килү сәбәпле, ул уң кулы белән полиция хезмәткәренең муенын урап ала һәм буа башлый, шул рәвешле эчке эшләр бүлеге хезмәткәренең үпкәләренә кислород килүне тоткарлый.

– Гаепләнүче суд утырышында алкогольле эчемлекләр куллануга бәйле рәвештә полиция хезмәте машинасына ничек эләккәнен һәм анда нәрсә булганын хәтерләмим, дип белдерде, – дип хәбәр итә район прокуроры ярдәмчесе Ангелина Рогачевская. 

Суд гаепләнүчегә хакимият вәкиленә карата көч кулланган өчен 45 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләде.

Хөкем ителүче гаебен таныды. Суд карары законлы көченә керде.

Фото: Татар-информ

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев