Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Көтелмәгән кунак

Торакның иминлеген бозуда гаепләнүче суд каршында җавап бирәчәк.

Район прокуратурасы 61 яшьлек мөслимлегә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Әлеге зат РФ Җинаятьләр кодексының 139 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепләнә, ягъни ул рөхсәтсез чит кеше йортына кергән.
– Тикшерү версиясе буенча 2023нче елның 25 гыйнварында 10 сәгать 54 минут тирәсендә бу ир-ат Мөслим авылының Пушкин урамында яшәүче берәүнең фатирына законсыз төстә үтеп кергән, – ди район прокуроры урынбасары Линар Әскаров.
Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды. Җинаять эше тикшерү өчен мировой судка җибәрелде, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан.

Фото "Татар-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев