Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Инвалидны эшсез дип тану өчен

Инвалидны эшсез дип тануның тәртибе һәм шартлары нинди? Газета укучыларыбызның әлеге соравына район прокуроры урынбасары Линар Әскаров җавап бирә:

– “Россия Федерациясендә халык мәшгульлеге турында”гы РФ Законының (19.04.1991, № 1032-1) 3 маддәсе нигезендә эш һәм хезмәт хаклары булмаган, үзенә яраклы эш эзләү максатында мәшгульлек хезмәте органнарында теркәлгән эш эзләүче һәм эшләргә әзер хезмәткә яраклы гражданнар эшсез дип таныла. Үзенә яраклы эш эзләү максатында теркәлгән гражданнарны эшсез дип тану турында карар документлар кабул ителгәннән соң 11 көн эчендә гражданнарның яшәү урыны буенча мәшгульлек хезмәте органнары тарафыннан кабул ителә. Моның өчен паспорт, хезмәт кенәгәсе һәм (яисә) хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат, яки аларны алыштыручы документ, квалификацияне раслаучы документ, соңгы эш урыны буенча соңгы өч ай өчен уртача хезмәт хакы турында белешмә, ә эшне беренче тапкыр эзләүчеләр (элек эшләмәгәннәр) һәм квалификацияләре булмаганнар өчен – паспорт һәм белем яисә квалификация турында документ тапшырырга кирәк.
Инвалид категориясенә керүче гражданин аны эшсез дип тану турындагы сорауны хәл итү өчен өстәмә рәвештә шәхси реабилитация программасын яисә инвалидны реабилитацияләү программасын тапшыра. Анда тәкъдим ителгән хезмәтнең характеры һәм шартлары турында язылган булырга тиеш.

Фото"Татар-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев