Эльмираның иҗади эзләнүе
Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Эльмира Галиеваның “Иҗади эзләнү” исемле күргәзмәсе ачылды.
Без музейларны үткәннәрне, кешелекнең хәтерен саклаучы төп урын буларак беләбез. Алар тарихыбызга бәйле мирасны саклау һәм халыкка күрсәтү максатында оештырылган да. Музей – кешеләрнең дөньяга карашын формалаштыруга, баетуга ярдәм итә торган үзенчәлекле дөнья ул. Заманча музейлар үткәнебез турында гына сөйләми, бүгенге тормышны төзергә ярдәм итүче, аны саклаучы үзәк буларак та эшли.
Мөслим туган якны өйрәнү музее нәкъ шундыйлардан. Аның махсус эшләнгән залында даими рәвештә кызыклы күргәзмәләр оештырыла. Бәйрәм көннәрендә музейда бик матур чара оештырылды: Мөслим балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Эльмира Галиеваның “Иҗади эзләнү” исемле тәүге авторлык күргәзмәсе ачылды. Чарада укытучы-рәссамның әнисе, якын туганнары, укытучылары, хезмәттәшләре, сыйныфташлары, курсташлары, укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашты.
Эльмира Баек авылында Миләүшә белән Дәүҗәт Әрдәшировлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Әлбәттә, һәр әти-әнинең баласын зур кеше итеп күрәсе килә. Миләүшә ханым да кызын табиб итеп күрергә теләвен яшерми. Ә Эльмираның рәсем сәнгате юлыннан китәргә була.
Рәсемгә һәвәслеге кечкенә вакыттан ук килә Эльмираның. Рәсем ясарга бик ярата ул. Аңа өч яшь булганда, гаилә Мөслимгә күченеп килә. Башлангыч белемне кыз хәзерге Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә ала. Әтисе үзе дә баянда, гитарада уйнагангамы, өйрәнергә булыша алырмын дипме, сәнгать мәктебенең баян классына бирә кызын. Рәсем сәнгате бүлегенә керү Эльмираның уена да кереп карамый әле.
Хыялларына этәргеч биргән, юл күрсәткән һәм сәнгать дөньясына алып кергән кеше Мөслим лицееның 5 сыйныфына кабул итеп алган укытучысы Роза Низамова була. Эльмираның бик тырыш булуы, күп сөйләшмичә, үз дөньясында кайнарга яратуына игътибар итә ул.
Эльмира Роза ханымның укучыларын Казан, Алабуга шәһәрләрендә оештырылган күргәзмәләрдә йөрткәнен, анда алган хис-тәэсирләрнең әле дә суынмавын искә алды. “Рәсем бәйгеләрендә һәрвакыт алдынгы урыннар яулауда Эльмираның өлеше зур булды”, – ди Роза Нәгыймовна, ул елларны искә төшереп. Ул шундый укучылары белән горурлануын, хезмәтнең генә кешегә бәхет китерүен ассызыклады.
10 сыйныфта укыганда сәнгать мәктәбендә эшләүче Илшат Ибраһимов, Рәмзия Батыровадан дәресләр ала Эльмира. Рәсем ясау аның хоббие гына булып калмыйча, һөнәренә дә әверелә. Кыз укытучылык юлын сайлый. Яр Чаллы дәүләт педагогия институтының сәнгать-графика факультетын 2006 елда тәмамлап, Мөслимгә кайткан Эльмираның унбиш еллык эш стажы бар. Ул елларның барысы да диярлек Мөслим сәнгать мәктәбе белән бәйләнгән. “Хезмәт куйган мәктәбен, балаларын, рәсем ясауны ярата”, – ди әнисе кызы турында. Сабакташлары, хезмәттәшләре, укучыларының әти- әниләре Эльмира Дәүҗәтовнага җылы теләкләрен җиткерде.
Күргәзмәгә Эльмираның курсташы, Россия рәссамнарының иҗат берлеге әгъзасы, рәссам Айгөл Мөнирова да килде. “Бүген синең иҗатың белән танышырга килгән тамашачыларның күп булуы – үзе зур бәхет. Эшләреңә күңел генә түгел, күп еллар тупланган осталык та салынган. Картиналарыңда төсләр гаммасы йомшак, җиңел, рухландыра торган. Пастель төсләр яратасың. Нәкъ үзең кебек. Натуральлеккә омтылмыйсың, һәрбер хезмәтеңдә күңел халәтең укыла”, – дип бәя бирде рәссам.
Күргәзмәгә куелган картиналарның күбесе 2017 елдан соң, Эльмира тормыш корып, балалар бераз үсә төшкәч, буш вакыты күбрәк кала башлагач туган. Соңгы елларда композицияләргә өстенлек бирә Эльмира. “Чулпан төше. Язгы бакчада кар ява”, “Мәтрүшкәле чәй”, “Полет души” композицияләрендә төсләр белән тәҗрибә ясый. Пастель белән ясалган натюрмортлар циклы да кабатланмас төсләре белән җәлеп итә. Пейзаж, шәмаил жанрларында да үзен сынап карый, үзенә генә хас образ һәм хис тудыру чараларын эзли яшь рәссам.
Күргәзмәнең ачылу тантанасы Эльмираның хезмәттәше Розалия Хәбибуллина башкаруындагы классик музыка фонында үтте, үзгә бер иҗади атмосфера тудыруда ярдәм итте.
Шәхси хисләрне (картиналар нәкъ менә шундый) тамашачы хөкеменә чыгару – бик дулкынландыргыч вакыйга. Беренче күргәзмә – һәр рәссам өчен халык алдындагы беренче зур имтихан ул. Эльмира әлеге сынауны уңышлы үтте. Аның җылылык, ихласлылык бөркеп торучы күргәзмәсе белән 25 майга кадәр сез дә таныша аласыз.
Фото – Эльмира Галиеваның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев