Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Парламентаризм көне

Әлеге дата дәүләт сәясәтен формалаштыруда гражданнар роленең әһәмиятен искәртә кебек.

1906нчы елның 27 апрелендә Россия империясенең Дәүләт Думасы эшли башлый. Россия парламентаризмы көне 2012нче елның 27 июнендә гамәлгә куела. Парламентаризм көнен билгеләп үтүнең максаты – халыкның игътибарын РФ Федераль җыены һәм РФ субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары эшчәнлегенә җәлеп итү, эшчәнлекне популярлаштыру. 

Мөслим районы Советы җирле үзидарә органнары структурасының бер өлеше булып тора. Район башлыгы һәм район Советы рәисе урынбасары Азат Әхмәтҗәнов белән район Советы эшчәнлеге турында сөйләштек.

– Азат Мөҗәһитович, район Советы структурасы белән таныштырып үтсәгез иде?

– Мөслим муниципаль район Советына 38 депутат тупланган. Район Советы рәисе вазыйфаларын депутатлар тарафыннан сайланган район башлыгы башкара. Район Советы эшчәнлеге Устав һәм район Советы регламенты нигезендә алып барыла. 35 депутат “Бердәм Россия” сәяси партиясе әгъзасы булып тора. Район Советында “Бердәм Россия” сәяси партиясе фракциясе эшли. Бер депутат – Россия Федерациясенең коммунистлар партиясеннән, тагын бер депутат – “Гадел Россия” партиясеннән.  

Район Советы сессияләре район Уставы нигезендә кварталга бер тапкыр узарга тиеш булса да, күп очракта икешәр-өчәр тапкыр җыелырга туры килә. Сессияләрнең көн тәртибенә кертелүче мәсьәләләр алдан даими комиссияләр тарафыннан карала. Мәсьәләләрне район прокуратурасы да өйрәнә.

Фәридә Гайнетдинова

Фото – Мөслим-информ архивыннан.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 26 апрель санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев