Ил әләме горур җилферди
22 августта Россия Федерациясенең дәүләт флагы көне билгеләп үтелә
Дәүләт флагы көне 1994нче елның 20 августында Россиянең ул вакыттагы Президенты Борис Ельцин указы нигезендә гамәлгә куела. Шушы елның 22 августында исә Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелә.
Өч төсле флагның тарихы XIX гасырга барып тоташа. 1705нче елның 20 гыйнварында Петр I ак, зәңгәр, кызыл төсләрдәге флагны сәүдә корабларына беркетергә әмер биргән. Петр I корабының ян-якларына ак, зәңгәр, кызыл полосалар сызылган булган. XIX гасырга кадәр ул диңгез флоты чагылышы булган.
150 ел дәверендә ил флагы үзгәрешләр кичергән. Россиянең беренче рәсми флагы кара, сары, ак төсләрдән гыйбарәт булган. 1917 елдан ил символы итеп кызыл флаг алынган. 1991 елдан ак, зәңгәр, кызыл төсләрдән торучы өч төсле флаг торгызыла. 1990 елның ноябрендә хөкүмәт комиссиясе яңа дәүләт символы итеп 300 еллык тарихы булган флагны кайтарырга дигән фикергә килә. 2000 елда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия флагының ак, зәңгәр, кызыл төсләрдән торуны закон белән беркетә.
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2026 ел 21 август санында укыгыз
Фото: Татар-информ
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев