Бүген – Илһам чакыру көне: сезне нәрсә канатландыра?
Мөслим районында илһам табар өчен ерак йөрисе юк
17 июньдә дөньяда Илһам чакыру көне билгеләп үтелә. Бу – рәсми бәйрәм генә түгел, ә һәркемгә туктап, үзен көчле һәм бәхетле итә торган мизгелләр турында уйланырга мөмкинлек бирүче көн.
Мөслим районында илһам табар өчен ерак йөрисе юк. Кемдер аны таң ату белән басуга чыгып эшләгәндә таба, кемдер – бакчасында чәчәкләр үстергәндә, икенчеләр – иҗатта, музыкада яки балаларның шат көлүендә. Ә кемгәдер якыннарының җылы сүзе, туган авыл урамы яки Ык буендагы тыныч кич тә яңа көч өсти.
Илһам зур ачышлардан гына тормый. Кайчак ул күптән кичектерелгән эшне башлап җибәрергә, яңа һөнәр үзләштерергә яки хыялыңа таба беренче адым ясарга этәрә.
Ә сезне нәрсә илһамландыра? Бәлки, Мөслимдә күңелегезгә аеруча якын булган урын бардыр? Яки тормышыгызны үзгәрткән бер вакыйга хәтерегездә сакланамы?
Рәмилә Кашапова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев