Автомобильчеләр көне
Октябрьнең соңгы якшәмбесендә Автомобильчеләр көне билгеләп үтелә. Быел ул 29 октябрьгә туры килә.
Бәйрәмнең беренче исеме Автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне була. Ул 1996 елда билгеләп үтелә. 2000 елдан башлап Россиядә юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне октябрьнең өченче якшәмбесенә күчерелә, Автомобильчеләр көне дүртенче якшәмбегә кала.
Бүгенге тормышны автомобильләрсез күз алдына китереп булмый. Машина йөртүне гомерлек һөнәре итеп сайлаганнар өчен ул, гомумән, яшәү рәвеше. Машина йөртү таныклыгын яңа алганнар өчен дә, гомерләрен машина йөртүгә багышлаганнар өчен дә бу - уртак бәйрәм, дияргә була.Хәвеф-хәтәрсез юллар, сәламәтлек телибез, имин юллар насыйп булсын һәркемгә дә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев