Дан орденының тулы кавалеры
Бадыйк Мөхәммәт улы Салихов. Дан орденының тулы кавалеры. 1910 елның 28 февралендә Уфа губернасы Минзәлә өязе Әмәкәй волосте (хәзерге Татарстанның Мөслим районы) Теләнче (1940 елдан Октябрь) авылында туган.
1922 елда гаилә Дусай авылына күченә. Авыл мәктәбендә 4 сыйныф тәмамлый. Сугышка кадәр «Дусай» күмәк хуҗалыгы рәисе булып эшли.
1941 елның июненнән фронтта. Көнбатыш, Үзәк, Воронеж, 1нче һәм 2нче Украина фронтларында сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Бөек Ватан сугышына Дусай авылыннан 74 кеше китә (45е яу кырында һәлак була, 29ы исән кайта).
Кызыл байраклы 121нче Рыльск-Киев укчы дивизиясе 574нче Львов укчы полкының 3нче миномет ротасы расчет командиры буларак, Мәскәү өчен барган сугышта катнаша һәм каты яралана. 1943 елның 13 июлендә «Батырлык өчен» медаленә лаек була.
Дәваланып, аякка баскач, үз дивизиясенә җибәрелә. Дивизия белән Курск дугасында, Днепр елгасын кичүдә, Киевны штурмлауда, Украина шәһәр-авылларын азат итүдә катнаша. Батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены, II, III дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнә.
1945 елның 15 гыйнварында Бельско-Бяла шәһәре (Польша) янындагы сугышта миномет расчеты белән дошманның 2 пулемет ноктасын, 10 солдатын, сугыш кирәкләре төялгән йөкләрен юк итә. 16 гыйнварда дошманның 10 автомашинасын, 18 солдатын, 4 йөген юк итеп, пехотага алга барырга юл ача.
1945 елның 29 июнендә ССРБ Югары шурасы президиумы фәрманы белән I дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Шулай итеп, Дан орденының тулы кавалеры була. Җиңү көнен Чехословакиядә каршылый. Райондашларыбыз Петр Днепров, Илдар Маннанов, Сафиулла Хәлиуллин, Мирза Әгъләмов, Г.М. Мосолков белән Мәскәүдә Җиңү парадында катнаша.
1946 елда хәрби хезмәттән кайткач, Дусай авылында күмәк хуҗалык рәисе булып эшли. 1956 елның 23 июлендә вафат була, Дусай зиратында җирләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев