Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Иминлек

Мөслим районында “Мәк-2026” комплекслы оператив-профилактик операциясе үткәрелде

Наркотик матдә әзерләгән бер райондашыбызга карата җинаять эше ачылды

8-17 июльдә республикада, шул исәптән Мөслим районында да “Мәк-2026” комплекслы оператив-профилактик операциясе үткәрелде. “Чараның максаты – кыргый үсемлекләр һәм составында наркотик матдәләр булган законсыз чәчүлекләрне ачыклау, наркотиклар таратуда катнашучыларны тоткарлау, наркотикларның район территориясенә үтеп керүен булдырмау. РФ Җинаятьләр кодексының 231 маддәсе нигезендә, составында наркотик, психотроп матдәләр яки аларның прекурсорлары булган үсемлекләр үстергән өчен җинаять җаваплылыгы: 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Операция барышында наркотик матдә кулланган – 1, ихатасында кыргый үсемлек үстергән 3 кешегә административ беркетмә төзелде. Наркотик матдә әзерләгән бер райондашыбызга карата җинаять эше ачылды”, – дип хәбәр итә район полиция җитәкчесе урынбасары Ирек Бакыев.

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев