Ел башыннан беренче караклык очрагы
Караклар тик ятмый, кешесез ялгыз ихаталарны һәрвакыт сагалап кына йөриләр
"Мөслим кешесе ял йортына киткәч, угрылар 1957 нче елгы райондашыбызның шәхси ихатасына үтеп керә һәм йортның тәрәзәсен салдырып, өй эченнән фотоаппарат, җылыткыч, инструментлар, музыкаль үзәк һ.б. әйберләр алып чыга. Караклыкта бер райондашыбыздан шикләнәләр. Тикшерү эше бара", – дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлегенең полиция бүлеге җитәкчесе Булат Замалиев.
Торак бинага үтеп керү факты буенча бу - ел башыннан шушындый төрдәге беренче караклык очрагы.
Фото - нейрочелтәрдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев