Быел мошенниклар 24 райондашыбызның акчасын үзләштергән
Зыян суммасы – 3 миллионга якын!
Мошенниклар халыкны алдауның иске схемаларыннан баш тартмый. Әмма халыкны төп башына утыртуның яңа ысуллары да табылып тора.
– Җинаятьчеләр кешеләрнең аккаунтларына банк кушымталары, “Дәүләт хезмәтләре” порталы яки маркетплейслар аша үтеп керә. Бу аларга акча урларга гына түгел, ә кредитлар рәсмиләштерергә, түләү реквизитларын үзгәртергә, ялган белдерүләр урнаштырырга да мөмкинлек бирә. Мошенниклыкның “күп этаплы социаль инженерия” дип аталучы төре аеруча киң таралган. Ул шалтыратулардан гыйбарәт: башта мошенник үзен банк хезмәткәре дип таныштыра, аннары үзен тикшерүче итеп күрсәтүче хезмәттәше белән тоташтыра. Максат – корбанны куркыту. Гадәттә, банктагы акчага куркыныч янау яки ялган ышанычнамә рәсмиләштерү турында сөйлиләр. Кеше акчасын “имин счет”ка күчерсен, кредит рәсмиләштерсен яки курьерга акча тапшырсын өчен корылган мондый ятьмәгә 13 райондашыбыз эләкте, – ди район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Вахитов.
Былтыр Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, чәчәкләр, хат яки посылкалар китерү турында хәбәр итеп, телефонга килгән СМС-кодны әйтүләрен сораучылар күбәйде. Мондый кодлар банк кушымтасына яки “Дәүләт хезмәтләре” порталына керү мөмкинлеген бирә.
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, шәһәрләрдә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе белән бәйле афералар киң таралган. Ялган QR-кодлы квитанцияләр китерәләр, коммуналь хезмәтләргә түләү өчен фишинг сылтамалар җибәрәләр яки зарарлы мобиль кушымталарны түләү сервислары итеп күрсәтәләр. Шөкер, безнең җирлектә мондый төр алдаулар теркәлмәгән. Аферистлар визуаль яктан танылган туристик операторларны хәтерләтүче сайтлар да ясый һәм популяр юнәлешләргә шактый түбән бәядән юлламалар тәкъдим итәләр. Быел ике райондашыбызны шулай "төп башына утыртканнар". Маркетплейс сатучыларына сәүдә кагыйдәләрен бозу һәм аккаунтны блоклау турында хәбәрләр җибәреп, тикшерү узу өчен сылтама буенча күчәргә тәкъдим итеп тә халыкны алдаганнар.
– Инвестиция махинацияләре киң таралган алдау төре булып кала. Инвестицияләүнең отышлы шартлары белән җәлеп итәләр. Мошенниклар чын брокерлык сервисы кебек күренүче платформада теркәлергә һәм зур булмаган взнос кертергә тәкъдим итәләр. Башта шәхси кабинетта тотрыклы отышлар чагыла. Таләп ителгән сумманы түләгәннән соң аралашу өзелә һәм акча югала. Былтыр ике райондашыбыз берничә миллион сум акчасын шундый инвестицияләргә алданып югалтты, – ди Айрат Вахитов.
Өлкәннәр генә түгел, яшьләр, яшүсмерләр дә мошенниклар йогынтысына бирелә. “Алдауның яшүсмерләрнең аралашу үзенчәлекләрен исәпкә алган яңа ысуллары барлыкка килде”, – ди район эчке эшләр бүлегенең җинаять эзләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Салахов.
Мошенниклар реклама агентлыгы исеменнән мөрәҗәгать итеп, килешү һәм инструкция җибәреп, файлны күчереп алырга, шул рәвешле авторизация узып, аккаунттан чыгуны сорарга мөмкин. Нәтиҗәдә яшүсмер үз профиленә керү мөмкинлеген югалта. Тагын бер ысул: мәктәпкә, хәрби комиссариатка яки башка оешмага кирәк дигән сылтау белән корбанны телефонга килгән кодны атарга күндерәләр.
– Үзегезне бары тик үзегез генә саклый һәм яклый аласыз! Беркайчан да, бигрәк тә хәбәр билгесез кешедән килгәндә, шикле сылтамалар буенча күчмәгез. СМС-кодларны, парольләрне, пин-кодларны һәм башка конфиденциаль мәгълүматны чит кешеләргә әйтмәгез! Исегездән чыгармагыз: хокук саклау органнары хезмәткәрләре, банклар, дәүләт хезмәтләре беркайчан да мондый операцияләрне дистанцион рәвештә башкаруны сорамый! Үзегез яки якыннарыгыз шикле хәлгә юлыккан икән, бер сүз дә дәшмәгез, банкка хәбәр итегез, картаны блокка куегыз һәм полициягә мөрәҗәгать итегез! – дип киңәш бирә район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Вахитов.
Фото – Татар-информ
Нет комментариев