Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Музейда - экскурсиядә

Мөслим сәнгать мәктәбендә белем алучы укучылар туган як музеенда һәм китапханәдә экскурсиядә булдылар.

Халык уен кораллары бүлегендә укучылар туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Аларга төрле заллар буйлап экскурсия тәкъдим ителде. Балалар музейның кызыклы тарихи экспонатлары белән таныштылар,  районның географиясе турында музей хезмәткәренә күп сораулар бирделәр. Рушания Бахманованың күннән ясалган картиналар күргәзмәсен бик зур кызыксыну белән карадылар. Шулай ук экскурсия тәмамланганнан соң район китапханәсендә булдылар, рус язучысы Лев Толстой иҗаты белән таныштылар, -  дип хәбәр итәләр Мөслим сәнгать мәктәбеннән.

Фото - сәнгать мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев