Биючеләр футбол уйный
Бию сәнгате бүлеге укытучылары табигатьтә футбол уйнадылар
Мөслим сәнгать мәктәбенең бию сәнгате бүлеге укытучылары Ольга Нуруллина һәм Булат Солтанов укучылары белән "Тормыш стиле - сәламәтлек!" исемле спорт чарасы уздырдылар. Сәламәт һәм актив яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан футбол уйнадылар һәм күңелле эстафеталар оештырдылар. Чара табигатьтә күңелле пикник белән тәмамланды, - дип язалар сәнгать мәктәбеннән.
Фото - сәнгать мәктәбеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев