Метрәйлеләр маскировка сеткасы үрәләр
Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр үтенече белән Метрәй авылы хатын-кызлары сетка үрәләр.
Метрәй авылы мәдәният йортында бер төркем хатын-кызлар маскировка сеткасы үрү серләрен үзләштергәннәр. Башлап ут күршеләребез Актүбә шәһәренә барып тәҗрибә уртаклашып кайталар. Иң авыры сетка табу була. Төрле җирләргә заказ биреп кайтарталар. Спанбонд дигән материалны алырга район администрациясе ярдәм итә. Эшне башлап җибәрү авырырак булса да, бер өйрәнгәч ике көнгә бер сетканы үрү берни тормый аларга. Инде бишенче сетканы бетереп киләләр.
Бу игелекле эшне авыл мәдәният йорты директоры Әнвәр Сәгъдиев башлый. Махсус хәрби операциядәге егетләрнең үтенечен аяк астына салып таптап булмый бит. Хәрби операциядә Метрәй егетләре дә катнаша. Аларның исән-сау өйләренә кайтуларын, якын араларда илдә тынычлык урнашуын теләп сетка үрәләр авыл уңганнары.
Динар Нуретдинов фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев