Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Җиргә матурлыкны, Сез бирәсез, газиз әниләр (Фоторепортаж)

Бәйрәм тантанасы районыбыз үзешчәннәренең һәм төрле бию коллективларының матур чыгышлары белән үрелеп барды.

Кичә район үзәгендә зур тантана узды. “Җиргә матурлыкны сез бирәсез, газиз әниләр!” дип исемләнгән Әниләр көненә багышланган чарага бик күп әниләр чакырылган иде. Кичә “Әни кирәк” исемле җыр астында башкарылган театрлаштырылган тамаша белән башланды. Иң беренче итеп тәбрикләү һәм барлык әниләргә рәхмәт сүзләрен район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов җиткерде. Клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева икенче сабыйларын тапкан Мәлләтамактан Людмила Игошевага, Мөслимнән Алина Рахмановага һәм Ильмира Вагыйзовага ана капиталы сертификатын тапшырды. Бәйрәм тантанасын дәвам итеп, сәхнәгә өченче сабыйларын тапкан әниләр чакырылды. Аларга район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнар Фәтхуллина тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм чәчәк гөлләмәләре бүләк итте. 2020 елда ТАССРның 100 еллыгын һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Шул уңайдан тыл ветераннары булган өлкән әби-апалар, сугыш чоры балалары булган әниләр хөрмәтләнде. Ир-егетләр белән беррәттән үз иңнәрендә идарә итү кебек җаваплы вазыйфа башкарган аналар да сәхнә түренә чакырылды. Аларны район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов,  район иҗтимагый советы рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова тәбрикләде. Район оешма-предприятиеләрендә намуслы хезмәт куючы, тәрбияле балалар үстергән әниләр дә аерым хөрмәтләүгә лаек булды. Бәйрәм тантанасы район үзешчәннәренең матур чыгышлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев