Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

WorldSkills флагы – Мөслимдә. ФОТОРЕПОРТАЖ

Бүген мөслимлеләр WorldSkills һәм WorldSkills Kazan 2019 флагын кабул иттеләр.

Мөслимгә флагларны әлеге эстафетаны оештыру комитеты алып килде. Мөслимнең Әлмәт ягындагы чигендә кунакларны район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров һәм массакүләм мәдәни һәм спорт чаралары дирекциясе җитәкчесе Марат Байрханов каршы алдылар. Биредә флаглар армрестлинг буенча Европа беренчелегендә җиңү яулаган егетләребез Илһам Бариев һәм Ислам Гайнуллин кулына күчте. Чәк-чәктән авыз иткәннән соң кунаклар алга таба юл тотты. Михайловка авылы янында аларны “Рябинушка” фольклор ансамбле һәм Михайловка авылының актив халкы һәм балалар каршы алды. Рябинушкалылар кунакларга дәртле җырларын бүләк иткәч, кунакларыбыз да алар белән бергә биеп-җырлап алдылар һәм истәлеккә фотога төштеләр. Алдагы тукталыш “Курай” паркында иде. Биредә кунакларны муниципаль район башлыгы Рамил Муллин сәламләде. Аннан соң алар бергәләп  балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм укучылар рәтләре арасыннан 22-27 август көннәрендә Казан шәһәрендә узачак бөтендөнья WorldSkills чемпионаты флаглары белән бизәлгән сәхнәгә юл алдылар. Чараны ачып, теләкләрен җиткергәннән соң Рамил Муллин WorldSkills төбәк чемпионатында катнашкан Мөслим аграр көллияте укучысы Алмаз Фәттахов, Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәп укучысы Салават Фәттахов, аларны әзерләүче тренерлар Евгений Басорин һәм Мизхәт Хәертдиновка муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.  Район башлыгы WorldSkills Kazan 2019 флагына Мөслим гербын теркәде. Оештыру комитеты тарафыннан аңа чемпионат флаглары эстафетасында катнашучы сертификаты тапшырылды. Кунаклар “Агромастер” җитештерү компаниясе белән дә таныштылар. Биредә аларны компаниянең генераль директоры Илгиз Исламов озатып йөрде. Мөслим районыннан соң флаглар Саба районына юл тотты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев