Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Укытучылар конференциясе узды

Укытучыларның август киңәшмәсендә бертөркем мәгариф хезмәткәрләренә тармак бүләкләре бирелде

Баланлы төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гүзәл Газымова, Мари Бүләр төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Гыйльфанова, Түбән Табын интернат-мәктәбенең укытучы-дефектологы Илшат Хәбибуллин, Олы Чакмак төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Нурсинә Шакирҗанова, Шуганка авылы "Каенкай" балалар бакчасы мөдире Гүзәлия Юнысова ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
“Тату сыйныф серләре” бәйгесе җиңүчеләре - Чулпан Әхмәтшина, Ләйсән Борһанова, Наил Вагыйзов, Гүзәл Вагыйзова, Айгөл Гаттарова, Гөлнар Латыйпова, Зилә Мөхәмәтова, Лилия Нафикова, Зилия Садыйкова, Гөлназ Сәйфуллина, Илшат Хәбибуллин, Гүзәл Хәсәнова, Рим Хәсәнов Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Район башлыгының Мактау грамотасы белән Түбән Табын интернат-мәктәбенең укытучы-дефектологы Рушания Әхмәтҗанова, Мөслимнең “Миләшкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе Эльза Галиева, Мөслим лицееның инглиз теле укытучысы Алсу Гәрәева, Яңа Усы төп мәктәбенең физик тәрбия һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Александр Митюшкин, Михайловка урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Татьяна Родина, район мәгариф идарәсенең өлкән белгече Рәзилә Дәүләтшина бүләкләнде.
Римма Афзалова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев