Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслим – беренче унлыкта

Игенче һәр язны сагаеп көтә. Ел ничек килер? Туфрак вакытында өлгерерме? Чәчү соңармасмы? Көзен җирдә дым запасы нормадан шактый ким булды. Бер метр катламда 90 мм гына иде. Язын исә кар сулары агып китәр дип куркытса да, көннәрнең әкрен җылытуы кар суының җиргә сеңеп баруына ярдәм итте. Белгечләр әйтүенә караганда, бүген бер метр тирәнлектә 130 мм дым запасы бар.

Белгечләр туфракта булган дым запасын югалтмас өчен массовый төстә тырмалау кирәклеген искәртә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, күпьеллык үлән басуларын тырмалау төгәлләнү алдында. Уҗым басуларының 70 процентында дым каплау белән кулны чишкәннәр. Көздән эшкәртелгән басуларда да тырма агрегатлары хәрәкәт итә.

Район буенча 11 мең 900 гектарда уҗым басуларына минераль ашлама кертелде, 8 мең гектарда күпьеллык үлән тукландыру төгәлләнде. Ел уңышы астына ашлама кайту әле дә дәвам итә. Район буенча тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә, һәр гектарга 60 килограмм кыр сые туры килә. Әлеге күрсәткеч белән безнең район – республикада беренче унлыкта. “Август-Мөслим” агрофирмасында һәр гектарга туры килгән ашлама күләме – 103, “Туган як” агрофирмасында – 73 килограммга җитте.

Белгечләр фикеренчә, быел туфрак тигез өлгерә. Хуҗалыклар бердәм рәвештә иртә культуралар чәчүгә кереште.

– Ашлама һәм орлык ташу машиналарын да исәпләгәндә, басуларда көн саен 50ләп техника хәрәкәт итә. Аларның яртысы – чәчү агрегатлары. Авыл хуҗалыгы формированиеләренең соңгы елларда югары җитештерүчән эшләүче чәчү комплекслары белән кораллануы уңай нәтиҗәләрен күрсәтә. Бүгенге көндә басу-кырларда энергоресурс саклау технологиясенә нигезләнгән 20 чәчү комплексы эшли, калган бишесе – традицион чәчкечләр. Кыска гына вакыт эчендә 4300 гектарда орлыклар җиргә күмдерелде. Әлегә арпа һәм бодай чәчәләр, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.

“Намус”, “Август-Мөслим”, “Туган як” агрофирмаларында кыр эшләре ике сменада оештырылган. Калган хуҗалыкларда механизаторлар озынайтылган сменада эшли.

 

Әлфинур Ногманова.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X