Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслимдә лэнд-арт фестивале ачылды. ФОТОРЕПОРТАЖ

Интернет челтәрендә Мөслимдә үтәчәк лэнд-арт фестиваленең сайты эшли. Фестиваль барышында һәркем үзенә ошаган эш өчен тавыш бирә алачак.

– Мөслим төрле дәрәҗәдәге чаралар үткәрү мәйданчыгына әверелде, – диде район башлыгы Рамил Муллин халыкара лэнд-арт фестивален ачу тантанасында. Фестивальдә Россиянең төрле шәһәрләреннән, Испания, Италия һәм Казахстаннан 40тан артык рәссам һәм дизайнер катнаша. Табигатьтә табигый материаллардан арт-объектлар ясау өчен мөслимлеләр тимердән эшләнмәләр, кирәк кадәрле тал ботаклары әзерләде. “Кояшлы Ык” ял зонасында фестивальдә катнашучылар иҗат иткән “гөмбә”ләр “үсеп чыгачак”, “тарих орчыгы” “әйләнеп” торачак, башка кызыклы әйберләр барлыкка киләчәк. Иҗади фикерләүче яшь дизайнерлар, байтак бәйгеләрдә катнашып, зур тәҗрибә туплаган. Аларның хыялы тудырган үзенчәлекле әсәрләр, зур чараны кабул иткән кунакчыл мөслимлеләргә бүләк буларак, яр буен бизәячәк.

Фестивальнең иганәчәлере дә саллы. “Агромастер” компаниясе, “Мәлләнефть”, “Август-Мөслим”, “Чаллы-икмәге”, “Тимерче”, “Экомилк”, “Граф+” җәмгыятьләре, “Чайка” фермер хуҗалыгы халыкара бәйгене оештыруга лаеклы өлеш керттеләр.

Интернет челтәрендә Мөслимдә үтәчәк лэнд-арт фестиваленең сайты эшли. Фестиваль барышында һәркем үзенә ошаган эш өчен тавыш бирә алачак. Тавыш бирү 3 июньдә 10.00 сәгатьтә башланып, 8 июньдә 18.00 сәгатьттә тәмамлана. Фестивальнең йомгаклау тантанасында халык тавыш бирүе нәтиҗәләре дә игълан ителәчәк. Һәр эшнең фотосурәте инстаграмм челтәрендә районның рәсми сайтында һәм массакүләм мәдәни һәм спорт чаралары дирекциясе сайтында урнаштырылачак.

Бу көнне районда игълан ителгән Рухи-әхлакый үсеш елы кысаларында агач утырту акциясе дә үтте. “Кояшлы Ык”ның Гаилә аланы берничә дистә агач белән тулыланды. Лэнд-арт фестивалендә катнашучылар да, табигатьне саклауга үз өлешләрен кертеп, яр буена тал үсентеләре утырттылар.

Мөнирә Арсланова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X