Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Спорт рухны ныгыта

Мөслимлеләр Айдар Исламовны физкультура укытучысы һәм сәләтле остаз буларак белә.

Мөслим лицеенда физик тәрбия укытучысы булып эшләүче Айдар Исламов кечкенәдән спортка тартыла. Укыган чорда мәктәптә һәм район күләмендә оештырылган бер генә бәйгедән да читтә калмый ул. 
Тренеры Ларис Бариев кул астында ныклап хоккей белән шөгыльләнә башлый. Остазы да шәкертенә зур өметләр баглый.
– Айдар мәктәпне тәмамлаганчы хоккей командасына йөрде. Мин белгечлек алып, лицейга эшкә кайткач беренче туплаган командам иде ул. Ул чакта Айдар бишенче сыйныфта укый иде. Алар сыйныфлары белән спортчылар иде. Атна саен диярлек Бөгелмә, Аксубай, Яр Чаллы, Түбән Камага йөрдек, гомумән, Татарстанның бөтен шәһәрләрендә диярлек булдык укучылар белән. “Алтын алка”, ”Күн туп” республика ярышларында һәрвакыт призлы урыннар алдык, – дип искә ала Ларис Бариев.
Өметле спортчы укуын Әлмәт физкультура техникумында дәвам итә. Югары белемне ул Алабуга педагогия институтының физкультура факультетында ала. Күңеле яткан һөнәре буенча хезмәт эшчәнлеген Түбән Табын мәктәбендә башлый. Метрәй мәктәбендә дә укыта Айдар. Укучылары энергияле, үҗәт характерлы булулары белән аерылып тора. 2015 елдан ул лицейда физик тәрбия укытучысы булып эшли.
– Балаларның сәламәт булулары мөһим. Һәр балага шәхсән якын килеп, яшеренеп яткан мөмкинлек һәм сәләтләрен ача белә Айдар. Лицей командасының 2018 һәм 2019 елларда, районыбыз һәм Татарстан данын яклап, россиякүләм бәйгедә уңышлы чыгыш ясавы укытучының зур тырышлыгын күрсәтә. Анапа шәһәрендә узган Бөтенроссия Президент ярышларында 9 сыйныф укучыларыннан торган сигез кешелек команда өченче урынга чыкты, ә икенче елны команда Россия Федерациясенең 80 регионыннан килгән командалар арасында беренче унлыкка керде, – ди лицей директоры Чулпан Әхмәтшина.
Мини-футбол буенча “Артек” лагеренда узган ярышларда Айдар Исламовның командасы беренче урынны яулаган иде. Лицейның “Мирас” командасы мини-футбол буенча “Йолдызларга якынаеп” Бөтенроссия ярышларыннан да, сигез федераль округны артта калдырып, җиңү белән кайтты. “Россия чемпионнары” исемен алу өчен укучыларга җиңүгә омтылышлары көчле булу ярдәм иткән.
– Спортка мәхәббәт уяту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм укучыларны актив тормыш рәвешен алып барырга өйрәтү – физкультура укытучысының төп максаты, дип уйлыйм. Укучыларым белән ихластан горурланам. Араларында спорт юнәлешен сайларлар дип өметләнгән егет-кызлар да күп. Мисал өчен, Лилия Якубова, Айсылу Гарифуллина, Рәфгать Әхмәдиев шундыйлар рәтендә, – ди Айдар.
Тормыш иптәше Эльвира белән өч ул үстерә алар. Балалары да, әтиләре кебек, спорт дөньясына мөкиббән.
– Гаиләдә ир балалар булса, гадәттә, шаяртып, “футбол командасы” дияргә яраталар. Улларыбыз да футбол белән хоккейны үз итә. Төпчегебез Адельнең хоккейчы буласы килә. Спортны яратканнар көчле рухлы була, диләр. Бу чыннан да шулай, – ди Эльвира.
Спортта ирешкән уңышлары һәм спорт тормышына керткән өлеше өчен Айдар Исламов район башлыгының Мактау грамотасы, ТР Яшьләр белән эшләү һәм спорт министрлыгының Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Фото - А. Исламовның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев