Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Сәламәтлек сагында торучылар шулай бәйрәм итте. ФОТОРЕПОРТАЖ

Район халкының сәламәтлеген саклау өлкәсендә эшләүчеләр бүген “Нурлыгаян” паркында һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

16 июнь Медицина работниклары көне буларак билгеләп үтелә. Район халкының сәламәтлеген саклау өлкәсендә эшләүчеләр бүген “Нурлыгаян” паркында һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Алар бәйрәм генә итеп калмадылар, ГТО нормаларын да тапшырдылар. Бәйрәмне ачып, район үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Морзаханов тәбрикләү сүзләре әйтте һәм ТР сәламәтлек саклау министрының котлауларын җиткерде. Муниципаль район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов та бәйрәм котлауларын тапшырды. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге күпьеллык намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен бертөркем хезмәткәрләргә һәм шәфкать туташларына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының, район башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Район үзәк хастаханәсе администрациясе һәм профсоюз комитетының Рәхмәт хатлары да ияләрен тапты. Бәйрәмдә 50, 65, 70 яшьлек юбилярлар да хөрмәтләнде. Тантаналы өлештән соң сәламәтлек сагында торучылар ГТО нормаларын тапшыруда катнаштылар, төрле кызыклы уеннар уйнап, районыбыз үзешчәне Илсур Хафизовның җырларын тыңлап, ял иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев