Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Сайлауларга әзерләнәбез

2019 нчы елның 8 сентябрендә ТР Дәүләт Советына алтынчы чакырылыш депутатларын сайлау буенча тавыш бирү узачак.

Бу көнне Метрәй, Яңа Усы, Тойгелде, Үрәзмәт, Мәлләтамак, Баек авыл җирлекләрендәге 11 ачык округта муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар үтәчәк. “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге муниципаль берәмлекләргә депутатлыкка лаеклы кандидатлар сайлау максатында алдан тавыш бирүнең бердәм көнен билгеләгән иде.

7 июль көнне югарыда санап үтелгән авыл җирлекләрендә алдан тавыш бирү (праймериз) узды. Әлеге чара “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Мөслим җирле бүлеге тарафыннан үткәрелде һәм 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итте. Праймериз – партия эчендә алдан тавыш бирү. Бары тик “Бердәм Россия” сәяси партиясе генә сайлау көрәшендә алга таба катнашу өчен кандидатлар турында шулай ачыктан-ачык фикер алыша һәм кандидатларны билгели. Башка бер генә партия дә мондый демократик алымны кулланмый. Югарыда санап үтелгән авыл җирлекләрендә узган праймеризда катнашучылар да муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлыкка кандидатларга тавыш бирделәр. Иң элек кандидатлар үзләре белән таныштырдылар, депутат булып сайланган очракта башкарачак планнары белән уртаклаштылар. – 2019 нчы елның 8 сентябрендә алты авыл җирлегендә муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар узачак, - диде “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Мөслим җирле бүлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Сәвия Хәбирова. – Сайлауларда катнашу өчен депутатлыкка кандидатлар күрсәтү максатында алдан тавыш бирү үткәрәбез. Мондый чара инде беренче ел гына үткәрелми. Яшерен тавыш бирү бюллетеньнәренә икешәр кандидат теркәлде. Тавыш бирүдә катнашучы партия членнары, әлеге кандидатларга тавыш биреп, иң лаеклы дигәнен сайлаячак. Иң күп тавыш җыйган кандидатлар киләчәктә депутатлыкка кандидат булып теркәләчәк. Бу чара партиянең уставына нигезләнеп башкарыла. Җирлектә депутат булып эшләү җиңел түгел. Киләчәктә сайланачак депутатлар җирлекләрдә оештырылучы һәр чарада башлап йөрүчеләр, үз авылларының, үз җирлекләренең чын патриотлары булырлар, дип ышанасы килә.Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова да алдан тавыш бирүгә уңай мөнәсәбәтен белдерде:– “Бердәм Россия” сәяси партиясе тарафыннан мондый алым кулланылуын бик кирәк һәм нәтиҗәле дип саныйм. Чөнки без депутатлыкка кандидатлар теркәлә башлаганчы ук, сайлаучыларның кайсы кандидатка өстенлек бирәчәкләрен, кайсы кандидатның депутат булырга лаеклы икәнен билгели алабыз. Алдан тавыш бирүнең уңай нәтиҗәсе дә нәкъ менә шунда күренә, – диде.Чыннан да, бүген авыл җирлеге депутаты булу бик җиңел түгел. Җирлектә нидер яңартам, үзгәртәм, дисәң, сайлаучыларның наказларын үтәү өчен финанс чыганаклары да, башка ярдәм дә каралмаган. Әмма, ничек кенә булмасын, сайланган депутатларыбыз кулларыннан килгәнчә, төрле мөмкинлекләр табып авылларыбыздагы тормыш дәрәҗәсен яхшырту, килеп туган проблемаларны хәл итүдә тырышлык куялар. Тавышларны санаганнан соң, исәпләү комиссияләре праймеризга нәтиҗә ясады. Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча кандидатларның рейтингы булдырылачак. Әлеге рейтинг 8 сентябрьдә үтәчәк авыл җирлекләренең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау буенча кандидатларны билгеләүдә нигез булып тора. Сайлаучыларыбыз кайсы кандидатка тавыш бирер, анысын инде 2019 нчы елның 8 сентябрендә узачак сайлау нәтиҗәләре күрсәтер.

Фәридә ГАЙНЕТДИНОВА.

Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев