Мөслим-информ

Район сабантуе программасы

Бәйрәм 9 июньдә Мөслимдәге “Нурлыгаян” паркында узачак. Иртәнге 7.00-15.00 сәгатькә кадәр Урожайная урамының Кооператив урамы белән киселешеннән Банк урамы киселешенә кадәр участогы автотранспорт өчен ябылачак. 

9.30-10.00 сәг. Паркның Ык елгасы каршындагы капка төбендә, милли ихаталарда кунакларны каршылау. 
10.00-10.10 сәг. Сабан туен тантаналы ачу. 
10.10-10.35 сәг. Район башлыгы һәм хөкүмәт вәкиленең Сабантуй бәйрәме белән котлавы, кыр батырларын тәбрикләү. 
10.35-11.00 сәг. Әдәби музыкаль күренеш. 
11.00-14.00 сәг. Бәйрәм концерты. 
11.00-15.00 сәг. Милли көрәш. 
11.00-15.00 сәг. Аттракционнар һәм уеннар. 
11.00-13.00 сәг. Балалар мәйданчыгында балалар өчен Сабантуй. 
13.00-14.30 сәг. Ат чабышлары. 
13.00-14.30 сәг. Район үзешчәннәре чыгышы. 
14.00-15.00 сәг. “Наиком” ягулык станциясе челтәре балалар Сабантуе мәйданчыгында клиентлары арасында ел дәвамында барган акциягә йомгак ясый. 
Сабантуйда үтәчәк уеннар 
Туры баганага менү; капчык киеп йөгерү; йомырка салынган кашык кабып йөгерү (ир-егетләр, хатын-кызлар); капчык сугышы; катыктан тәңкә эзләү; көянтә-чиләк белән су ташу (ир-егетләр, хатын-кызлар); авыш баганага менү; чүлмәк вату; кул көрәше; җеп эрләү; штанга күтәрү; турникта күтәрелү; гер күтәрү, “Нива” машинасын тарту, гаилә уены (тачка йөртү ярышы). 
Балалар өчен Сабантуй программасы 
11.00-11.15 сәг. Балалар Сабан туен ачу. 
11.15-13.00 сәг. “Яшь талантлар ” концерты. 
11.15-13.00 сәг. Милли һәм тематик уеннар. 
(Авыллардагы Сабан туе графигы – 6 биттә). 6+

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: