Мөслим-информ

РАЙОН САБАН ТУЕ ПРОГРАММАСЫ

Бәйрәм 9 июньдә Мөслимдәге “Нурлыгаян” паркында узачак.

9.30-10.00 сәг. Паркның Ык елгасы каршындагы капка төбендә, милли ихаталарда кунакларны каршылау. 
10.00-10.30 сәг. Әдәби-музыкаль күренеш. 
10.30-11.00 сәг. Район башлыгы һәм хөкүмәт вәкиленең Сабантуй бәйрәме белән котлавы, кыр батырларын тәбрикләү. 
11.00-13.00 сәг. Танылган эстрада җырчысы, Татарстан Республикасының халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова концерты. 
11.00-15.00 сәг. Милли көрәш. 
11.00-15.00 сәг. Аттракционнар һәм уеннар. 
11.00-13.00 сәг. Балалар мәйданчыгында балалар өчен Сабантуй. 
13.00-14.30 сәг. Ат чабышлары. 
13.00-14.30 сәг. Район үзешчәннәре чыгышы. 
14.00-15.00 сәг. “Наиком” ягулык станциясе челтәре балалар Сабан туе мәйдан-чыгында клиентлары арасында ел дәвамында барган акциягә йомгак ясый. 

САБАНТУЙДА ҮТӘЧӘК УЕННАР 
Туры баганага менү; капчык киеп йөгерү; йомырка салынган кашык кабып йөгерү (ир-егетләр, хатын-кызлар); капчык сугышы; катыктан тәңкә эзләү; көянтә-чиләк белән су ташу (ир-егетләр, хатын-кызлар); авыш баганага менү; чүлмәк вату; кул көрәше; җеп эрләү; штанга күтәрү; турникта күтәрелү; гер күтәрү, “Нива” машинасын тарту, гаилә уены (тачка йөртү ярышы). 

БАЛАЛАР ӨЧЕН БӘЙРӘМ ПРОГРАММАСЫ 
11.00-11.15 сәг. Балалар Сабан туен ачу. 
11.15-13.00 сәг. “Яшь талантлар ” концерты. 
11.15-13.00 сәг. Милли һәм тематик уеннар. 0+ 

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: