Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслимне данлап җиңү яулады

“Болгар радиосы”ның “Иртәнге чәй” тапшыруы “Яраткан районым” дип исемләнгән шигырь бәйгесе игълан иткән иде. Кичә конкурска йомгак ясалды.

“Мин дә Мөслим баласы” исемле шигыре белән якташыбыз – Түбән Камада яшәүче Тугаш авылы кызы  Раушания Шәяхмәтова җиңү яулады һәм “Жемчужина” шифаханәсенә ике кешелек юллама белән бүләкләнде.

"ЯРАТКАН РАЙОНЫМ" БӘЙГЕСЕНДӘ ҖИҢҮ ЯУЛАГАН ШИГЫРЬ: “Мин дә Мөслим баласы”

Ярсу Ыктан холык ала

Мөслимдә үскән бала.

Төчеләнә белми бер дә,

Үз-үзе булып кала.

“Апаем” дисә мөслимле,

Димәк, яшең бәләкәй...

“Бәй..” гадәти сүз башы ул,

“Нәрсә?” бездә “нәмәкәй?”

Кар-яңгырлы көн ризыгы –

Бәрәңге тәкәләре.

Җон чөлкә киеп үскәнгә

Ныктыр Мөслим ирләре!

“Кыдыл бодау” итеннән без

Аш пешереп “эчәбез”.

“Олылыклап”, каз-чәкчәкләп

Кунакка йөрешәбез.

Шәмсияләр, Зөлфәтләрне

Мөслимем биргән илгә!

Мин дә шулар нәселеннән...

Тик пешмәгән шагыйрә...

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X