Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслимдә референдум узды

Район үзәгендә үзара салым җыю буенча референдум узды. Тавыш бирү биш сайлау участогында оештырылды. Сайлау участоклары 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр сайлаучыларны кабул итте. Тавыш бирү башлану вакытына район буенча 6564 сайлаучы теркәлде.

1987нче сайлау участогы Мөслим лицее бинасында урнашкан. Тавыш бирү башлану вакытына участокта 1210 сайлаучы теркәлгән иде. Иртәнге сәгатьләрдән үк тавыш бирүчеләр актив килә башлады. Иң беренчеләрдән булып үз тавышын биргән хезмәт ветераны Флүрә апа Дәүләтшина фикерләре белән уртаклашты: – Җирлегебез өчен әһәмиятле вакыйга уңаеннан беренчеләрдән булып тавыш бирдем. Мөслимебездә барган үзгәрешләрдә безнең дә өлешебез булу аеруча куандыра. Киләчәктә дә шушы матур җирлегебездә сау-сәламәт һәм бердәм булып яшәсәк иде. 1986нчы сайлау участогы “Мизгел” яшьләр үзәге бинасында эшләде. Биредә 1203 сайлаучы теркәлгән. Участок сайлау комиссиясе секретаре Ләйсән Миннәхмәтова тавыш бирергә килүчеләрнең активлыгын билгеләп үтте. – Бүген райондашларыбыз бигрәк тә актив. 9.30 сәгатькә 300гә якын сайлаучы тавыш бирде. Сайлаучыларга кайнар коймак белән чәй эчәргә тәкъдим итәбез. Райондашларыбыз үзара салым программасын бик уңай кабул итәләр. Чөнки үзгәрешләрнең һәрберсе күз алдында, – диде ул. Үзәк китапханә бинасында урнашкан 1935нче сайлау участогында 1285 сайлаучы теркәлгән. 11.00 сәгатькә сайлаучыларның 500гә якыны тавыш биргән иде. Район башлыгы Рамил Муллин сайлау участогына кызы һәм тормыш иптәше белән килде. – Үзара салым җыю буенча узучы референдумда тавыш биргән мөслимлеләргә рәхмәтемне җиткерәм. Авылдашлар җирлегебез өчен битараф булмауларын һәм киләчәкне кайгыртуларын исбатлый. Үзара салым акчасы һәм аңа дәүләттән бирелгән өстәмә финанслау ярдәмендә җирлегебездә бик күп эшләр башкарыла. Күпме юллар эшләнде, төзекләндерүяшелләндерү эшләре башкарылды, ишегаллары ясалды, яктырткычлар урнаштырылды. Болар барысы да – үз көчебез, үз хезмәтебез белән башкарылган эшләр. Ә 2020 ел тагын да истәлекле ел булачак. Районыбызда узачак федераль сабантуйга 50 меңгә якын кунак килер, дип көтелә. Эшлисе эшләр, яңартасы урыннар бар әле. Мөслимнән Зәйтүнә апа Минһаҗева да әлеге участокта тавыш бирде, ул участокка апасы Наилә белән килгән иде. – Безнең ярдәмебез белән җирлегебездә тудырылган матурлыкка сокланып туймыйм. Бүген шатланып тавыш бирергә килсәм, салым акчасын да беренчеләрдән булып, сөенә-сөенә түлим. Үз аякларыңда йөреп, үз күзләрең белән шушы матурлыкны күрә алганда җирлегебезнең матур яшәешенә өлеш кертү үзе бәхет, – ди Зәйтүнә апа. Якшәмбе көнне район мәдәният йорты каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ярминкәгә терлек һәм кош ите, балык һәм бал сатучылар күпләп килгән иде. Крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси эшмәкәрләр алты ноктада – каз һәм күркә ите, җиде урында мөгезле эре терлек ите сатты. Балык һәм бал сатучылар да күп иде. Ул көнне ит һәм балык “үтемле товар” булгандыр. Җиләк-җимеш, колбаса эшләнмәләре сатучылар янында да халык күпләп җыелды. Төсле калайдан бизәкләп ясалган әйберләре белән сату итүче шәхси эшмәкәр Рүзәл Минһаҗев һәр ярминкәдә бик теләп катнаша. – Ярминкә борын-борыннан кешеләрнең аралашу, күрешү урыны булган. Ярминкәләргә сату белән килсәм дә, райондашларыбызның берберсе белән матур итеп күрешүен, гәпләшүен карап хозурланам. Халык ярминкәләргә бик яратып йөри, – ди Рүзәл. Мәгариф ветераны Моряк Йосыпов та бүгенге ярминкәнең мөһим булуын билгеләп үтте: – М ө с л и м л е л ә р ярминкәләрне бик ярата. Соңгы вакытта уздырылганнары товар ассортиментының бай булуы белән аерылып тора. Продукция сыйфатлы һәм кибетнекенә караганда арзанрак та. Ярминкә мәйданына килгәнче, тормыш иптәшем белән үзебезгә беркетелгән участокта тавыш бирдек. Бүген Мөслимне кайларда гына белмиләр?! Бик күпләр аны шәһәр дип атый. Уйлап карасаң, хактан да, Мөслимебез шәһәргә алыштыргысыз.

Фәридә ГАЙНЕТДИНОВА. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев