Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслимдә игенчелек тармагында матур үзгәрешләр бар. ФОТОРЕПОРТАЖ

Районда язгы кыр эшләре дәвам итә. Әлеге кампаниянең барышы белән танышу өчен бүген Мөслимгә ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде.

Ул иң элек район башлыгы Рамил Муллин һәм “Исламов” фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илгиз Исламов белән район басулары өстеннән очып үтте. Министр белән очрашуда “Туган як” агрофирмасы инвесторы, “Чаллы икмәге” җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Сөләйманов, “Август-агротехнологияләр” дилерлык үзәге генераль директоры Альберт Хуҗин, “Туган як”, “Намус”, “Август-Мөслим” агрофирмалары, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Рамил Муллин очрашуда катнашучыларны районда язгы кыр эшләре барышы белән таныштырды:

– Быел район буенча 51000 гектар мәйданда чәчү эшләре башкару планлаштырыла. Бүгенгә әлеге мәйданның 15000 гектарыннан артыгында бөртекләр җир куенына салынды. Быел техник культуралар чәчүгә дә зур игътибар бирәбез. Көн саен 2300 гектардан артык мәйданда эш башкарыла. Һава торышы да уңай килеп торганда, чәчү эшләрен 20 көн эчендә тәмамларга ниятлибез.

Марат Әхмәтов республикада игенчелек тармагының торышы турында сөйләде, сорауларга җавап бирде. Министр мөслимлеләрнең хезмәтенә уңай бәя бирде.

– Бүген республикада уҗым басулары зур борчу тудыручы районнар байтак. Ә Мөслимдә уҗымнарның торышын яхшы дип бәялибез. Гомумән, Мөслимдә соңгы ике-өч ел эчендә игенчелектә матур үзгәрешләр күзәтелә. Узган ел 120 мең тоннадан артык икмәк җыеп алдылар. Мин моны матур күрсәткеч дип бәялим. Быел мөслимлеләр 150 мең тонна бөртек җыеп алу бурычын куялар. Куйган максатларга ирешүдә тырыш хезмәт һәм уңышлар теләп калам, – диде Марат Әхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев