Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

"Мөслим даһие" билгеле булды (ФОТОЛАР)

10 апрель көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә Мөслим районының эшләүче яшьләре арасында «Мөслим даһилары» интеллектуаль-күңел ачу уеннарының финалы узды.

10 апрель көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә Мөслим районының эшләүче яшьләре арасында "Мөслим даһилары" интеллектуаль-күңел ачу уеннарының финалы узды.

4 команда җыелган, сораулар әзер. Мөслим районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Марина Бәдретдинова сәламләгәннән соң, алып баручы Айсылу Шәрифуллина уенның башлануын игълан итте. Финалда Михайловка авыл җирлегенең "Оба-на!”, яшь укытучыларның "Алга" командасы, балалар сәнгать мәктәбенең "Чибәр кызлар" һәм спорт мәктәбенең “Ак Барс” командалары көч сынашты. Командалар "Ватсапщики", "Сабый теле", кара тартма, капитаннар ярышы һәм караоке кебек сынаулар узды. Командалар күчтәнәч – музыкаль номерлар белән килгәннәр иде.

Киеренке бәйгедән соң нәтиҗәләр игълан ителде. Өченче урынны "Чибәр кызлар" командасы алды, икенче урында – Михайловка авыл җирлегенең "Оба-на!" командасы. Беренче урынны спорт мәктәбенең яшьләр командасы яулады. Абсолют җиңүче исемен алып, гран-прига яшь укытучыларның "Алга" командасы лаек булды. "Мөслим даһие-2019" титулын яшь укытучылар командасы уенчысы Айдар Мөхәммәтов  алды.   

Фото – "Мизгел" яшьләр үзәге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев