Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

МӨСЛИМДӘ БӨТЕНРӘСӘЙ САБАНТУЕ УЗАЧАК

Мөслимебезгә чит җирләрдән кунаклар килүе гадәти күренешкә әйләнде. Урамда, “Кояшлы Ык” ял зонасында, парк-скверларда чит җирләрдән килгән кунакларны очратырга мөмкин. Хәтта ерак чит илләрдән килүчеләр дә бар. Ә киләсе ел Мөслимебез өчен тагын да истәлекле һәм кунакларга бай булачак. 2020 елда районыбыз XI Бөтенрәсәй авыл Сабантуе кунакларын кабул итәчәк.

29 июнь көнне Самара өлкәсенең Камышлы районында Бөтенрәсәй авыл Сабантуе узды. Әлеге чарада бик күп кунаклар белән бергә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Ә бәйрәм ахырында бәйрәмнең символы – тулпар ат сыны Мөслим районы башлыгына тапшырылды. Рамил Муллин киләсе 2020 елда – ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үткәндә барлык кунакларны Мөслимгә Сабантуйга чакырды. 
Мөслим Сабантуй кунакларын яңа урында каршы алачак. “Кояшлы Ык” ял зонасының “Аргамак” ат спорт комплексы тирәсендә узган елдан бирле эш бара. Оешма-предприятие коллективлары әрәмәлекне корыган, ауган агачлардан һәм чүп-чардан чистарталар. “Киләчәк” паркы” исемен йөртәчәк мәйдан 70-80 гектар җир били. 
– Бүген биредә олылар һәм балалар өчен аерым амфитеатр урыннары ясала. Әлеге мәйданчыкларга бару өчен юллар салу эше башланып китте, – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рунар Сәхбетдинов. – Әрәмә эче тулысынча чистартылып беткәч, велоюл ясалачак. Җәяүлеләр юлы һәм велоюллар 3 километрдан артык озынлыкта булачак. Гомумән, яңа Сабантуй мәйданы бизәлеше һәм уңайлылыгы белән аерылып торачак. Биредә машина кую урыннары да, сәүдә өчен дә махсус урыннар булачак. Ат чабышлары һәм ярышларга килүчеләр өчен дә уңайлыклар тудырыла. Барлык эшләрне быел ук тәмамлый алмасак та, 2020 елда Сабантуй кунакларын өр-яңа урында каршы алачакбыз. 
“Киләчәк” паркы, чыннан да, киләчәкне уйлап эшләнә. Балалар өчен төзелүче амфитеатрда төрле уен аттракционнары урнаштырылачак. Олылар амфитеатры биш меңнән артык тамашачыны сыйдырырлык итеп ясала. Әлеге мәйданда ясалган күлләр дә “Киләчәк” паркына үзгә бер ямь биреп тора. Амфитеатрдан ерак түгел ипподром эшләнә. “Мост” җәмгыяте эшчеләре юллар һәм тротуарлар ясау эшен төгәлләп килә. Юл ясау һәм башка казу эшләре төгәлләнгәч, “Киләчәк” паркында яктырту эшләре башкарылачак: лампалар һәм фонарьлар урнаштырылачак. 
– Мөслимлеләр бүгеннән үк Бөтенрәсәй авыл Сабантуена Россиянең бик күп төбәкләреннән киләчәк кунакларны каршы алырга әзерләнә, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова. – Бәйрәм барышында милләтләр дуслыгына, милли традицияләребезне саклауга һәм аларны яңартуга зур урын биреләчәк. Әлбәттә, бүген бәйрәмгә яңалык, үзенчәлек кертү өчен эзләнәбез. Бәлки, райондашларыбыз да фикер-тәкъдимнәрен җиткерерләр. 
Мөслимебез зур һәм истәлекле чарага әзерләнә. Сабантуй бердәмлек, дуслык һәм татулыкка нигезләнгән.Алга куелган максат-бурычларны башкарып чыгуда һәркем көченнән килгән кадәр ярдәм итсә, бәйрәм тагын да күңеллерәк булыр. 

Фәридә Гайнетдинова.

Владимир Васильев фотосы.

Фото – "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев