Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

“Моңлы курай” исемле VIII регионара конкурс узды. ФОТОРЕПОРТАЖ

Райондашларыбыз I һәм III нче дәрәҗә лауреат дипломнары белән бүләкләнде.

Яр Чаллы шәһәрендә композитор, курайчы Инбер Шәфыйковка багышланган “Моңлы курай” исемле VIII регионара конкурс узды. Киров өлкәсе, Татарстан Башкортстан республикаларыннан барлыгы 100дән артык кеше курайчылар һәм гармунчылар, 100гә якын ансамбльләр арасында узган бәйгедә район сәнгать мәктәбе укучылары –Язилә Кыямова белән Әмин Гәрәев тә катнашты. Райондашларыбыз I һәм III нче дәрәҗә лауреат дипломнары белән бүләкләнде. Җитәкчеләре – Рунар Шәяхмәтов. Сәнгать мәктәбенең “Тургай” курайчылар ансамбле әлеге конкурста I нче дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды. Райондашыбыз Харис Җиһаншин да әлеге бәйгедән җиңү белән әйләнеп кайтты. Башкорт кураенда “Хан кызы” көен уйнап, музыкаль композиция белән ул I нче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде.

Шулай ук район сәнгать мәктәбенең тынлы уен кораллары оркестры “Tutti. Corne” тын һәм бәрмә уен коралларында яшь уйнаучылар Бөтенроссия конкурсында катнашып, II нче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. Оркестр җитәкчесе Рунар Шәяхмәтовкә һөнәри осталык һәм конкурс лауреатлары әзерләгән өчен Рәхмәт хаты тапшырылды.

Рунар Шәяхмәтов фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев