Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Лисичанск шәһәренә ярдәм

«Ярдәм янәшә» акциясе дәвам итә.

Махсус операция башланганнан соң, районыбыз халкы ярдәм оештыруга бердәм булып кушылды. "Ярдәм янәшә" акциясендә дә актив булды райондашларыбыз. "Мизгел" яшьләр үзәгендә гуманитар ярдәм  җыелып, районнан өч тапкыр Казан шәһәренә  озатылды. Декабрь азагында аерым ярдәм оештырыга  дигән карар кабул ителде. Халыкка мөрәҗәгать иткәннән соң шәхси кешеләр, оешма-предприятие, шәхси эшмәкәрләр, авыл җирлеге башлыклары - барысы да теләп кушылдылар. Акчалата да, азык-төлек белән алып килүчеләр булды, "буржуйка" мичләре дә ясап бирделәр. Җыелган ярдәм Лисичанск шәһәренә адресланган.  Мөслим егете үз машинасында, үз хисабына 11 метрлы бер машина йөкне тиешле урынга алып барып җиткерергә алынды.  Шул уңайдан Мөслим үзәгендә митинг оештырылды. Район башлыгы Альберт Хуҗин ярдәм җыюда катнашканнарга рәхмәтен җиткерде. Егетләргә хәерле юллар теләп, исән-сау барып, кире әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз. Дөньялар имин булсын.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев