Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

“Харрас Әюпов исемендәге районара шигырь язучылар” бәйге-фестивале узды. ФОТОРЕПОРТАЖ

Бәйге фестивальне авыл китапханәчесе Гөлназ Шәмси-Мәүлиева оештырган һәм үткәрде.

Кичә Иске Карамалы авылы мәдәният йортында “Харрас Әюпов исемендәге районара шигырь язучылар” бәйге-фестивале узды. Бәйге фестивальне авыл китапханәчесе Гөлназ Шәмси-Мәүлиева оештырган һәм үткәрде. Чарада Харрас Әюповның тормыш иптәше Лүзия Әюпова, килене Рүзилә, оныгы һәм туганнары катнашты. Быелгы бәйге – фестивальдә дүрт дистәдән артык шигырь язучы чыгыш ясады. Алар арсында күрше Сарман районы вәкилләре дә бар иде. Чыгыш ясаучыларга язучы, Алиш исемендәге премия иясе Мөбәһит Әхмәтҗанов бәя бирде. Бәйгенең җиңүчесе дип, Метрәй авылыннан килгән шигырь язу остасы Синара Яббарова билгеләнде. Шулай ук, бәйгедә икенче –өченче урыннарнны алучылар, “Кеше китә, җыры кала” һәм башка номинацияләрдә җиңүчеләр, уңышлы чыгыш ясаучылар бүләкләнде. Призлы урыннарны алучыларга бәйгенең статуэткасы, дипломнар һәм әлеге чараны оештыручы Гөлназ Шәмси һәм Харрас Әюповның бертуганнары Әлфи һәм Хакимә Әюповалар әзерләгән бүләкләр тапшырылды. Бәйге фестивальгә килүчеләрне чәй өстәлендә кунак иттеләр. Ахырдан төшке ашка чакырдылар. Барлык катнашучылар әлеге чараны оештыручыларга һәм әзерләүчеләргә рәхмәтләрен җиткерделәр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X