Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Каенсаз авылында чишмә ачылды (фоторепортаж)

Бәйрәм тантанасын авылның имамы Мөдәрис хәзрәт вәгазь белән башлап җибәрде.

Кичә Каенсаз авылында чишмә бәйрәме - чишмә ачу тантанасы булды.

Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов катнашты.

Бәйрәм тантанасын авылның имамы Мөдәрис хәзрәт вәгазь белән башлап җибәрде. 

Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга ерак шәһәрләрдән дә кайтучылар байтак иде.

Чишмәнең исеме дә үзенчәлекле - "Яшьлегем чишмәләре". Күпме яшь килен биредәге чишмә юлын узган!

Чишмәгә ничә яшь икәнен берәү дә төгәл белми. Тик бүген аның туган көне! Үзенә гомер биргәннәргә рәхмәт әйтеп, озак еллар Каенсаз халкын саф суы белән сыйлап, җырлый-җырлый аксын иде бу чишмә!

 Лилия Шәймиева репортажы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев