Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Хуш, мәктәп! Исәнме, олы тормыш! ФОТОРЕПОРТАЖ

“Кояшлы Ык” ял зонасында матур, истәлекле бәйрәмнәр еш үткәрелә. Кичә шундый бәйрәмнәрнең берсе – 11 сыйныфны һәм аграр көллиятне тәмамлаучылар өчен чыгарылыш кичәсе узды.

Анда урта мәктәпне тәмамлау турында кулларына аттестат алучы 70 укучы һәм аграр көллиятне кызыл дипломга тәмамлаучы 6 укучы катнашты. Чараны ачып, район мәгариф идарәсе җитәкчесе  Рафаэль Демидов тәбрикләүләрен җиткерде, укучыларга һәм әти-әниләргә рәхмәт сүзләрен әйтте. Район башлыгы Рамил Муллин укучыларга киләчәктә дә тырыш, алдынгы булуларын һәм һәрвакыт “мөслимлеләр” дигән  исемне горур йөртүләрен теләде. Р. Муллин һәм Р. Демидов урта мәктәпне медальгә тәмамлаучы 20 укучыга – медальлләр һәм аграр көллият укучыларына дипломнар тапшырдылар. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗанов мәдәният чараларында актив катнашкан чыгарылыш сыйныф укучыларына район башлыгының һәм мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатларын һәм кыйммәтле пакетлар тапшырды. Бәйрәм чарасы талантлы җырчы укучы һәм укытучыларның җырлары белән үрелеп барды. Чыгарылыш сыйныф укучылары үзләре дә флешмоб әзерләгән иде. Бәйрәмнең кульминацион өлешен исә татар эстрадасының иң креатив җырчысы Мөнир Рахмаев бүләк итте. Ул укучылар белән җырлады, биеде, тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Чараны караучы әти-әниләр, укытучылар коллективлары да бәйрәмнең олы кунаклары булдылар.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев