Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Иман – мәңгелек

Мөслим авылында дүртенче мәчет төзелә. Тиздән Кооператив урамында – күпер башында сафка басачак мәчеткә игелекле җанлы райондашларыбыз булдыра алганча ярдәм күрсәтә.

 

– Мәчеткә беренче нигез ташы узган елның сентябрь аенда салынган иде. Эшне Аллаһ ярдәме белән тиз тоттылар. Мәчет сүзе гарәпчәдән “сәҗдә кылу урыны” дип тәрҗемә ителә. Ягъни намаз вакытында Аллаһка сәҗдә кылу урыны. Мөселманнар тормышында мәчет һәрвакыт аерым урын алып торды. Иншаллаһ, бу мәчет тә Мөслимнең күрке булыр, – ди районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин.

Ташчылар Аллаһ йортының диварларын күтәреп бетерде һәм мәчетнең түбәсе дә ябылды. Бүген биредә тәрәзә-ишекләр дә куелган. Эчке эшләрне генә төгәллисе калган. Осталар мәчеттә җылы идән дә җәйгән.

– Мәчет төзелеше барган урында берара мәдрәсә эшләгән иде. Әби-бабайлар бу урынны чиста, саф урын дип әйтә. Намазга басканыма биш ел. Аллаһ йортына ярдәм итүчеләрнең күп булуын күреп күңел сөенә. Аллаһы Тәгалә яраткан бәндәләренә генә мәчет төзү мөмкинлеге бирә.  Изге йортка үз өлешен һәм хәләл көчен кертүчеләргә игелекле гамәлләре меңе белән әйләнеп кайтсын иде, – диде райондашыбыз Ришат Шириязданов.

Тиздән яңа мәчетнең манарасы да куелачак. Манараның вазыйфасы – кешегә ерактан ук мәчетнең кайдалыгын күрсәтү. Элек манарага менеп, бабайлар азан әйткән. Хәзер мәчетләрдә микрофон бар, манарага менүнең хаҗәте юк.

Районыбызның дин әһелләре төзелештә ярдәм иткән кешеләргә, хәйриячеләргә рәхмәтләрен белдерә. Мөслим өстендә моңлы азан тавышы һәрвакыт яңгырасын иде, диләр алар.

– Бу мәчет бинасы 50-70 кешегә исәпләнгән. Намаз әһелләре белән тулмаса, мәчетләрнең күп һәм яңартылган булуы бернәрсә дә түгел. Мәчет күрке һәрвакыт халык булган. Гыйбадәт йортына тагын да күбрәк райондашларыбыз тартылсын иде! Яшь буын өлкәннәр белән бер булып, гыйбадәтне бергәләп үтәсеннәр иде, – ди Илгиз хәзрәт.

Яңа мәчет манарасы азан вакытында нур сибеп торачак. Шуны күреп тә намаз башланганын белеп булачак, ди имам-мөхтәсиб. Пәйгамбәребез: “Кем Аллаһ ризалыгы өчен мәчет төзетсә, Аллаһ ул кешегә җәннәттә йорт төзер”, – дигән. Саваплы гамәлләр кылып яшик!

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама