Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Һәрберебез җаваплы!

Юлларда иминлекне таләп итү өчен кагыйдәләрне һәркемнең төгәл үтәве кирәк

Узган атнада юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясенең утырышы үтте. Анда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча башкарылган эш анализланды. Комиссия эшендә район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов һәм прокурор Данис Әхмәтҗанов катнашты.
Ун ай эчендә районда 8 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Нәтиҗәдә 2 кеше һәлак булган, 6 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, юл-транспорт фаҗигаләре дә, зыян күрүчеләр саны да күбрәк. Һәлакәтләрне бөтенләй булдырмаска мөмкин бит! “Фаҗигагә китергән төп сәбәпләр: тизлекне арттыру, каршы як полосага чыгу”, – ди районда юл хәрәкәте буенча дәүләт инспекторы Илнар Гыйздуллин.
Юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатында нинди генә чаралар үткәрелми! ЮХИДИ хезмәткәрләре рейдларга чыга, “Тоннель”, “Иминлек каешы”, “Бала – төп пассажир” һәм башка профилактик операцияләр уздыра. “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ балаларга кагыйдәләр өйрәтү өчен мәгариф учреждениеләрендә махсус кабинетларны җиһазларга ярдәм итә, төрле бәйгеләр оештыра, шул рәвешле балалар аша өлкәннәрне дә тәрбияли. Мәгълүмат чаралары башкарылган эшләрнең һәркайсын яктыртып бара, юл фаҗигаләре турында мәгълүматны даими рәвештә җиткереп, кисәтеп тора. Алкогольле эчемлекләр кулланып рульгә утырган, нәтиҗәдә машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән шоферлар турында да язабыз. Шулай булуга карамастан, юл фаҗигаләре әледән-әле теркәлеп тора! 

Фото – Мөслим-информ архивыннан

Тулырак «Авыл утлары» газетасыннан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев