Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслимдә гөрләп Сабан туе узды.ФОТОРЕПОРТАЖ

Сабантуйны һәркем сагынып көтеп ала. Мәйдага күпләр татарча көрәш карарга килә. Кайберәүләр исә махсус ат чабышларын күрү өчен генә чыга. Төрледән-төрле уен-бәйгеләрдә катнашучылар да байтак. Дуслар-туганнар белән очрашу, күптән күрмәгән танышлар белән табышу урыны да ул Сабантуй.

Мөслим Сабантуен быел ерак чит илләрдән – Испания, Италия, Казахстан һәм Рәссиянең бик күп шәһәрләреннән килгән кунаклар да карады. Кунакларын үзәк капка төбендә “Мөслим тугайлары” ансамбле сәламләде. Алар чыгышыннан соң кунакларыбыз “Ык буйлары” җыр һәм бию ансамбленең бию төркеме чыгышын карап хозурланды, милли ризыгыбыз чәкчәктән авыз итте. Аннары кунаклар районыбызда гомер итүче милләтләрнең кунакчыллыгы шаһите булдылар. Рус йортында аларны Михайловка авылының “Рябинушка” халык фольклор ансамбле сәламләде. “Поляр кас” мари халык фольклор ансамбле, “Усыкай буйлары” крәшен фольклор ансамбле чыгышларын тыңлап, милли ризыкларын авыз иттеләр.

Мәйдан түренә лэнд-арт халыкара фестивалендә катнашучылар белән бергә хөрмәтле кунакларыбыз – ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, “Алабуга Агропромдорстрой” җәмгыяте җитәкчесе, Алабуга һәм Мөслим районнарының мактаулы гражданы Рәшит Хәбиров, ТР прокуроры ярдәмчесе, Россия юристлар ассоциациясе әгъзасы Флүр Баһаутдинов, педагогия фәннәре докторы, профессор, Россия һәм Татарстанның атказанган укытучысы Васыйл Гайфуллин, ТР мәгарифне үстерү институты ректоры, икътисад фәннәре докторы, профессор Рәис Шәйхелисламов, “Лэнд Сервис” җәмгыяте генераль директоры, ТР ландшафт индустриясе ассоциациясе рәисе Людмила Костычева, Татарстан һәм Кырым республикаларының атказанган сәнгать эшлеклесе, “Созвездие-йолдызлык” бәйгесе авторы Дмитрий Туманов, Казан дәүләт медицина университеты кафедра мөдире Альберт Галләмов, “Чаллы икмәге” җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Юнысов һәм башкалар үтте.

Фәридә Гайнетдинова.

Римма Афзалова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев