Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Эшчәнлекләре киң кырлы

14 ИЮНЬ – МИГРАЦИЯ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ КӨНЕ.

Миграция пунктының исеме ничек кенә үзгәрмәсен, халык телендә ул “паспортный” булып калды. Паспорт өстәле, паспорт-виза хезмәте, федераль миграция хезмәте һәм тагын башка бик күп төрле исемнәр белән йөргән оешма бүген ТР Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча миграция пункты дип атала. Оешмада Роза Маракина кул астында өлкән инспектор Фәридә Гыйзетдинова белән инспектор Эльза Шакирова (рәсемдә) хезмәт куя.

Миграция хезмәте күптөрле юнәлешләрдә эшчәнлек алып бара – Россия Федерациясе гражданы паспортын бирү, кешеләрне яшәү, күченеп килү урыннары буенча теркәү, адреслы белешмә исәбе бирү һәм башкалар. 
– Миграция пунктына мөслимлеләр генә түгел, чит ил гражданнары да төрле сораулар белән мөрәҗәгать итә. Хокук саклау органнарына карата беренче фикерләр еш кына безнең хезмәтнең эшчәнлегенә бәйле рәвештә туа, – ди Роза Маракина. 
Миграция пунктында хезмәт күрсәтүнең сыйфаты яхшыра бара. Көтү залында халык өчен чиста чишмә суы куелган, уңайлы урындык-сәке урнаштырылган. Халык сораулар белән еш мөрәҗәгать итсә дә, элеккеге кебек су буе чират юк. 
–Миграция өлкәсендә дәүләт хезмәтләренең электрон ысул белән башкарылуы безнең өчен дә, халыкка да бик уңайлы. Озаклап чиратта торасы, вакыт әрәм итеп юлда йөрисе дә юк. Бигрәк тә ерак авылларда яшәүчеләр өчен уңайлы бу. Документларын интернет аша тапшырган гражданнар gosuslugi.ru дәүләт хезмәтләре күрсәтү сайтында документларының әзер булу-булмавы турында кирәкле мәгълүматны ала. Мөслим полиция бүлегенең миграция пункты дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүнең бердәм порталы аша (Единый портал) халыктан гаризаларны электрон рәвештә кабул итеп ала, – ди Фәридә Гыйзетдинова. 
Гаризаны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында тапшырырга, дәүләт пошлинасын да 30 процент ташлама белән түләргә мөмкин. Интернет аша гариза язганда, миграция пунктына нибары бер генә мәртәбә киләсе була. Тик шунысы гына уңайсыз: безнең районда чит ил паспортлары бирелми. Моның өчен Яр Чаллы, Азнакай шәһәрләренең миграция хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризаларны шулай ук электрон рәвештә бирү мөмкинлеге булуын да искәртә миграция пункты хезмәткәрләре. 
Соңгы елларда Мөслимгә якын чит илләрдән башка милләт вәкилләре күп кайта. Ләкин аларның барысы да яшәү урынында теркәлү кирәклеген аңлап бетерми. Миграция пункты җитәкчесе Роза Маракина мигрантларның теркәлү мөһимлеген искәртә. 
– Мөслимдә бернинди туганнары, тамырлары, нәсел-нәсәпләре булмаган килеш безнең җирлекне сайлаучыларга, бер яктан, сөенергә кирәктер. Ләкин без күршебездә кем яшәгәнен белеп торырга тиеш. Чит һәм шикле кешеләрне очратканда район эчке эшләр бүлегенә яки авыл җирлегенә хәбәр итү сорала, – ди миграция пункты хезмәткәрләре. 

Лилия Шәймиева. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев