Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

БЕЗНЕҢ “СӘХНӘ” – РЕСПУБЛИКА СӘХНӘСЕНДӘ

“Театраль Идел буе” фестиваленең төбәк (республика) этабы җиңүчеләре билгеле. Алар арасында райондашларыбызның да булуы – сөенечле. Конкурс Россиядә Театр елы кысаларында Идел буе федераль округында беренче тапкыр оештырылды. Анда балалар һәм яшьләр үзешчән театр коллективлары катнашты.

– Фестивальдә драматург Илгиз Зәйниевнең “Кәҗә, сарык һәм башкалар” әсәрен тәкъдим иттек. Әсәрне иң элек Сал. Мухан, Мөслим авылы халкына күрсәттек. Балалар театр коллективлары арасында узган район смотр-конкурсында беренчеләр рәтендә булдык. Байлар Сабасында узган Шәүкәт Биктимеров исемендәге VII республика балалар театр сәнгате конкурсында икенче урынны яуладык. “Театраль Идел буе” фестивале турында ишеткәч, спектакльнең видеоязмасын конкурска җибәрдек. Нәтиҗәләрне түземсезләнеп көттек. Бәйгенең республика этабында уңышка ирешү – зур бәхет, әлбәттә. Региональ этапның икенче турында җиңү яулыйсы килә, – ди режиссер Ильмира Әюпова. 
Ильмира Әюпова Сал. Мухан мәдәният йорты директоры булып өч ел эшләү дәверендә “Сәхнә” балалар театры шактый уңышларга иреште. Балалар елдан-ел остарып, матур чыгышлар тәкъдим итәләр, сәхнәдә үзләрен иркен тоталар. Балалар белән даими эшләү, мәктәптә театр түгәрәгенең булуы укучыларга уку процессында да ярдәм итә. Чөнки театр баланың шәхес булып формалашуында мөһим роль уйный. Бу фикерне жюри әгъзалары да ассызыклады. 
Региональ этапның икенче туры җиңүчеләре фестивальнең округ этабында көч сынашырга әзерләнәчәк. Ул 1 августтан 31 октябрьгә кадәр узачак. Финалда иң-иң яхшыларны ачык тавыш бирү юлы белән сайлаячаклар. Спектакльләр интернет челтәрендә урнаштырылачак. Конкурс нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округының иң яхшы студентлар һәм мәктәп театрлары, шулай ук “Иң яхшы режиссерлык эше”, “Иң яхшы актер”, “Иң яхшы актриса” номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнәчәк. Аерым номинацияләрдә конкурс лауреатлары призлар һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булса, җиңүче коллективларга яңа спектакльләр кую өчен истәлекле билгеләр һәм максатчан грантлар биреләчәк. “Сәхнә” балалар театры бәйгенең әлеге этабында да сынатмас, дип ышанабыз. 
Лилия ШӘЙМИЕВА. 
Фото – Сал. Мухан мәдәният йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев