Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Батырларны искә алып

9 декабрьдә Ватан геройлары көне билгеләп үтелде.

1769нчы елның 9 декабрендә Екатерина II Изге Георгий орденын раслый. Ватанны саклаганда кыюлык үрнәге күрсәткән сугышчылар Изге Георгий ордены белән бүләкләнә башлый. Бу көнне без Дан орденының тулы кавалерларына да хөрмәт күрсәтәбез.

Ил чикләре тыныч түгел. Бик күп егетләр ил тынычлыгын саклаганда башларын сала, батырлык үрнәге күрсәтә. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу хакта: “Ватан геройлары көне безгә туган илебезне фидакарьләрчә яклаган һәм әле дә яклаучы, безгә үрнәк булган ата-бабаларыбыз һәм замандашларыбызның батырлыгы турындагы истәлекләрне саклауның мөһимлеген искәртә”, – диде. Ватан геройлары көнендә каһарманнарны хөрмәтләү, хезмәт казанышлары, героик еллар турындагы истәлекләрне барлау яшь буын күңелендә батырларга карата ихтирам тәрбияли, яшьләрдә ватанпәрвәрлек сыйфатларын тәрбияли.

Ватан геройлары көне уңаеннан сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында тантаналы чара узды. Анда район җитәкчелеге, локаль сугыш ветераннары, уллары махсус хәрби операциядә һәлак булган әти-әниләр, оешма-предприятие вәкилләре, мәктәп укучылары катнашты. Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, чарада катнашучыларны сәламләп, ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек теләде.

– Ватан геройлары көнендә без шушы мәйданга туган илебез өчен башларын салган егетләрне искә алу, аларның батырлыгын яшь буынга җиткерү өчен җыелабыз. Мемориаль комплекста Советлар Союзы геройлары белән беррәттән социалистик хезмәт геройларының да бюстлары урын алган. Бөек Ватан сугышына районыбыздан 8 меңнән артык мөслимле киткән. Аларның 5200дән күбрәге туган ягыбызга әйләнеп кайта алмаган. Каһарманнарның батырлыгын яшь буынга җиткерү – безнең бурычыбыз. Райондашларыбыз локаль сугышларда да хәрби бурычларын үтәп кайтты. Бүген махсус хәрби операциядә 300дән артык райондашыбыз хезмәт итә. Без аларның җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтуын телибез. Ил-көннәр – тыныч, күкләр аяз булсын! Балаларга һәм оныкларыбызга тыныч, имин тормышта яшәргә насыйп булсын! – диде Азат Әхмәтҗанов.

Тулырак "Авыл утлары" газетасыннан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев