Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Авылга чишмә суы килде

Катмыш авылында үзара салым акчалары хисабына су линиясе ясалып, узган шимбәдә авылга чишмә суы килә башлады. Әлеге тарихи вакыйга уңаеннан тантаналы чара узды.

Катмыш авылында үзара салым акчалары хисабына су линиясе ясалып, узган шимбәдә авылга чишмә суы килә башлады. Әлеге тарихи вакыйга уңаеннан тантаналы чара узды.

Район башлыгы Рамил Муллин, авыл халкының шатлыгын уртаклашып, тәбрикләү сүзләрен җиткерде:

– Соңгы елларда район үзәгендә генә түгел, авылларыбызда да төзекләндерү, яңарту эшләре бара. Әмма үзәккә якын авыллар читтәрәк калган кебек иде. Ниһаять, бу авылларга да игътибар бирелә башлады. Метрәй, Иске Вәрәш, Мәлләтамак авылларында байтак эшләр башкарылды. Катмышта урам юлларын ясаган идек, бүген инде авыл сулы булды. Тантананың мәчет янында узуы зур мәгънәгә ия. Чөнки су – чисталык, тазалык символы. Тәнебез генә түгел, күңелләребез, эчке дөньябыз да чиста булсын. Катмышлылар актив тормыш рәвеше алып бара. Биредә узган Сабантуй бәйрәмнәре, авыл халкы көче белән төзелеп килүче мәчет – шуның ачык мисалы. Киләчәктә дә шулай бердәм булып яшәргә насыйп итсен. Чишмә суы озын гомерле булсын!

Район башлыгы үзенең бүләкләрен дә тапшырды. Катмыш авылына су кертүдә нәтиҗәле хезмәт куйган өчен “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыяте коллективы бүләкләнде. Районның иҗтимагый тормышында актив катнашканы, авылдашлары мәнфәгатен кайгыртуда нәтиҗәле хезмәте өчен Фәнис Корбангалиев район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

Катмышка чишмә суын китерү үзара салым акчалары хисабына башкарылды. Озынлыгы 1 км 900 метр тәшкил иткән линияне сузуда “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыятенең Илдар Шәмсетдинов җитәкчелегендәге бригада егетләре Равил Садриев, Мирзаян Хуҗин, Илнур Шәфигуллин, Равил Гыйздуллин, Рамил Гыйлфанов тырыш хезмәтләрен куйдылар.

– Моннан берничә ел элек юллы булган идек, инде бүген чишмә суы эчә башладык. Бу шатлыгыбыз озын гомерле булсын. Безне тиз арада сулы итүдә ярдәм иткән район башлыгына, авыл җирлегенә һәм “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыяте егетләренә тирән рәхмәтебезне җиткерәбез, – диде авылның патриоты Фәнис Корбангалиев.

Тумышы белән Мөслимнән булса да, дистә елдан артык Катмышта яшәүче Зөлфия Хәкимова авыл халкының бердәм һәм тырыш булуын бигеләп үтте

– Авылыбызда 80ләп хуҗалык исәпләнә. Катмыш яңара, яшәрә. Узган ел гына да унлап яңа өй калкып чыкты. Менә сулы да булдык. Район җитәкчелегенә, су линиясен ясауда эшләгән тырыш егетләргә рәхмәт. Киләчәктә дә шулай авылыбыз өчен янып-көеп, аны тагын да матурайту, төзекләндерү өчен бердәм булып яшик, – диде ул.

Бәйрәм чарасына район үзәгеннән килүчеләр дә бар иде. Бу көнне катмышлылар чыннан да үзләренең киң күңелле һәм бердәм булуларын тагын бер кат расладылар. Бәйрәм тантанасына килүчеләрне чишмә суыннан әзерләнгән кайнар чәй, коймак һәм тәм-том белән сыйладылар. Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты үзешчәннәре җыр-моңнарын бүләк иттеләр. Иртәдән үк коеп яуган яңгырдан соң, катмышлыларның бәйрәм шатлыгын уртаклашыр өчен чыккан кояш та үзенең җылы нурлары белән авыл күген ямьләде.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев