Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кавын, карбыз

Карбыз-кавынны дөрес итеп сайлау буенча киңәшләр бик күп. Шулай да тагын бер тапкыр искә төшерү комачауламас.

 

Ярылган, бәрелгән, сыдырылган кавынга, карбызга карамаска кирәк. Андыйлар тиз бозыла. Гомумән, кавын яки карбызны ашаганда әчкелтем тәм сизсәгез, аны ашамау яхшырак. Әйбәт җимешнең исе дә, тәме дә шик тудырмый.

Җимешләрне сыналган ысул белән сайларга киңәш ителә – колакка якын китереп, кул белән суккалап карап. Карбыз яңгырап торса, ә кавын саңгырау аваз чыгарса, җимеш өлгергән булыр. Өлгергән карбызның аскы өлешендә саргылт тап була. Бу аның басуда ятканлыгын күрсәтә. Карбызның тышчасы ялтырап торса, ә кавынныкы йомшак булса яхшы. Өлгергән кавынны юан сабагыннан да танырга мөмкин, пешмәгән килеш өзеп алынган җимешнең сабагы бөрешкән була.

Кавынның өлгергәнме-юкмы икәнен исенә карап ачыкларга киңәш ителә. Моны җимешнең сабакка капма-каршы ягына бармак белән басып белергә була. Кавынны өлгергәч җыялар, шуңа күрә пешеп җитмәгән җимеш алып алдана күрмәгез. Шулай да мондый җимешне өй шартларында “өлгертеп” бетерүнең бер хәйләсе бар. Аны яңа җыеп алынган алмалар арасына салыгыз. Алмадагы файдалы матдәләр кавынны тәмам ашарга яраклы хәлгә китерә. Онытып кына калдырмаска кирәк, кавын кирәгеннән артык “пешеп” чыкмасын.

Кавынны салкынча урында сакларга киңәш ителә, тик суыткычта түгел. Киселгән җимешне азык-төлек пленкасы белән каплап тотарга кирәк. Өлгергән кавынны сатып алганнан соң 2-3 көндә, ә киселгән җимешне шул тәүлек эчендә ашап бетерү кулай.

Карбыз якынча 12 градус җылы булган урында файдалы матдәләрен саклый. Температура нульгә төшсә, җимеш тәмен югалта, төсе тоныклана. Киселгән карбызны шулай ук азык-төлек пленкасы белән каплап куярга киңәш ителә. Мондый хәлдә аны күп дигәндә бер тәүлек сакларга мөмкин.

http://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев