Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Беренче медицина ярдәме

Тормышта төрле хәлләр була. Шәфкать туташы булмасагыз да, беренче ярдәмне күрсәтергә мөмкин.

Борыннан кан киткәндә авыруны башын арткарак ташлатып утыртырга, борын тишекләренә чиста мамык яки марля тыгарга. Борынны биш минут чамасы бармаклар белән кысып тотарга, мөмкинлек булса, салкыннан файда­ланырга, ягъни авыруның маңгаена һәм борыны өстенә сулы чүпрәк һәм боз куярга.

Пешкәндә: 1 нче дәрәҗә пешү вакытында (тире кызарганда яки бераз кабарганда) пешкән урынны куе марганцовка яки берәр төрле терлек мае, вазелин, тозсыз ак май яки үсемлек мае белән майлыйлар. 2 нче дәрәҗәдә пешкәндә (сулы куыклар барлыкка килгәндә) куыкларны тишмәскә, пешкән урынны 50 процентлы марганцовка эремәсендә чылатылган бинт белән бәйләргә. 3 нче дәрәҗәдә пешү булганда (җәрәхәт барлыкка килә, тиренең җансызлануы) балык мае һәм стрептоцидлы чиста бинт белән бәйләргә.

2 нче һәм 3 нче дәрәҗә пешкәндә беренче ярдәм күрсәтү белән үк авыруны кичекмәстән табибка илтергә.

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев