Белә идегезме?
Тормышта кирәк булырдай берничә киңәш.
G Балны эмаль савытта яки банкада өстен ябып тозлы яки исле ашамлыклардан читтә уртача температурада сакларга киңәш ителә. Яхшы бал ачык-сары төстә була, суда эреткәндә бернинди дә утырым калмый.
G Изелгән җиләк-җимешләр озак саклансын өчен, шикәр комы алар массасыннан ике тапкыр күбрәк булырга тиеш.
G Яшелчә пешергәндә бер чеметем шикәр комы салсаң, ул тәмлерәк булыр.
G Чәй тәмлерәк һәм катырак булсын өчен, чәйнеккә кайнар су агызганчы бер шакмак шикәр салырга кирәк.
G Балны эмаль савытта яки банкада өстен ябып тозлы яки исле ашамлыклардан читтә уртача температурада сакларга киңәш ителә. Яхшы бал ачык-сары төстә була, суда эреткәндә бернинди дә утырым калмый.
G Атланмайны суыткычта пергамент кәгазьгә төреп сакларга кирәк. Полиэтилен пакетта май тиз бозыла һәм тәмсезләнә.
G Үсемлек мае тоныкланса, аңа тоз салып өч көн тотарга да, утырымны калдырып, икенче савытка агызырга
Наилә Сәлахова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев