Файдалы киңәшләр

Август аендагы бакча эшләре

Уңыш җыю белән беррәттән җир эшкәртү дә бара, корткыч бөҗәкләргә каршы көрәш тә дәвам итә

Август аенда бакчачыларны төрле эшләр көтә: уңыш җыю, яшелчә культураларын кабат утырту, туфракны сәламәтләндерү, чүп үләннәренә, бөҗәкләргә каршы көрәш, түтәлләрне сугару.

Тукландыру кирәк

Август аенда туфракны сәламәтләндерү чараларын башларга кирәк. Туфракта туклыклы матдәләр балансы бозылган очракта аны торгызу мөһим. Моның өчен сидераль культуралар чәчәргә кирәк: горчица, арыш, люцерна һәм башкалар. Үсү процессында алар туфракны йомшарта, бу аның һавага һәм дымга туенуын яхшырта. Бу балчыклы туфрак өчен аеруча файдалы. Комлы туфракны сидераль үсемлекләр ныгыта. Үсемлекләрнең яфраклары һәм сабаклары туфракны юылудан һәм очудан саклый, алар туфракның ярылуын һәм кибүен булдырмый. Сидераль үсемлекләрнең вакыты чыккач, алар аксым, азот, крахмал һәм башка файдалы матдәләргә әверелә.

Август аенда җимеш агачлары киләсе ел уңышына нигез сала. Аларны фосфор һәм калий белән тукландыру өчен иң уңай вакыт.

Август ахыры-сентябрь башында куаклар һәм агачлар утыртырга була: мүк җиләге, сирень, артыш, чия, кызыл карлыган, тут агачы.

Август аенда бакча эшләре
Август аенда бакча эшләре 

Чүп үләннәрен юк итәбез

Бакчада чүп үләннәре белән көзгә кадәр даими көрәш алып барырга кирәк. Туфракны йомшарту, эшкәртү, чүп үләннәрен тамыры белән казып алу кебек агротехник чаралар максатка ярашлы. Чүп үләннәре бакчачыга туфракның торышы турында мәгълүмат бирә. Бакчада алабута булу туфракка органик ашламалар таләп ителүенә ишарәли. Кыяклылар, кыр наратбашы, казаяк дымның артык күп булуы турында сөйли. Кыр наратбашының һәм ромашканың күплеге туфракның әче булуын күрсәтә, димәк, известьлау үткәрергә кирәк.

Күпчелек бакчачылар, чүп үләннәрен йолкыгач, аларны юк итә яки компост итеп эшкәртә. Өченче юл да бар һәм ул тагын да гадирәк: йолкып алынган үләнне урынында калдыру. Мондый катлам түтәлләрне артык яктылыктан саклый һәм туфракның артык кибүенә юл куймый. Бераз вакыттан соң чүп калдыклары череп, бик яхшы ашламага әверелә.

Бакча җиләген үрчетәбез

Җиләкнең яшь мыекчалары бу вакытка инде формалашып бетә, аларны утырту җиңел. Җиләкне 3-4 ел саен яңа урынга күчереп утыртырга кирәк. Сайланган урынга черемә, компост һәм торф салалар. Барысын да яхшылап тигезләп, мул итеп су сибәләр. Җиде көннән соң җиләк утыртуга керешергә мөмкин. Бу вакытка органик ашламалар туфракны барлык кирәкле элементлар белән туендырачак. Яңа үсентене көрәк белән сак кына казып алалар. Һәр чокырга бер генә үсенте утырталар, чөнки куакка үсеш өчен урын җитәрлек булырга тиеш.

Бөҗәкләргә каршы көрәш

Август башында яшелчә чебеннәренең һәм кәбестә күбәләкләренең икенче очышы була. Чебеннәр үсемлек янында туфрак өслегенә йомырка сала, аннан кортлар чыга. Алар тамыразыкка яки үсемлек сабагына үтеп кереп, анда юллар ясый. Бу үсемлекнең һәлак булуына яки уңышны югалтуга китерә. Көндезге күбәләкләрнең (белянка капустная, белянка репная) йомыркалары яхшы күренә, алар сары яки көрән төстә була. Аларны кул белән юк итәргә дә була.

Август башында яшелчә чебеннәренең һәм кәбестә күбәләкләренең икенче очышы була
Август башында яшелчә чебеннәренең һәм кәбестә күбәләкләренең икенче очышы була

Ә төнге күбәләкләр (кәбестә көясе, суган көясе) берәрләп кенә йомырка сала, аларны күрү бик кыен. Май аенда алар – нигездә чүп үләннәренә, ә августта кәбестәгә һәм башка культураларга йомырка сала. Күбәләкләргә каршы иң нәтиҗәле чара – аларны помидор, бәрәңге сабагы, гөлбадран, әрем исләре белән адаштырып, йомырка салырга ирек бирмәү. Участокка файдалы бөҗәкләр – энтомофаглар чыгару да уңышны сакларга ярдәм итә. Трихограмманы – күбәләкләр очкан чорда, габробраконны яфрак ашаучы бөҗәкләрнең кортлары пәйда булган вакытта чыгаралар.

Бакча җиләген үрчетәбез

Җиләкнең яшь мыекчалары бу вакытка инде формалашып бетә, аларны утырту җиңел. Җиләкне 3-4 ел саен яңа урынга күчереп утыртырга кирәк. Сайланган урынга черемә, компост һәм торф салалар. Барысын да яхшылап тигезләп, мул итеп су сибәләр. Җиде көннән соң җиләк утыртуга керешергә мөмкин. Бу вакытка органик ашламалар туфракны барлык кирәкле элементлар белән туендырачак. Яңа үсентене көрәк белән сак кына казып алалар. Һәр чокырга бер генә үсенте утырталар, чөнки куакка үсеш өчен урын җитәрлек булырга тиеш.

Кайбер культураларны сугару дәвам итә

Август аенда корылык булмаса, кыяр, кәбестә, кишер, чөгендер һәм соңгы тамыразыклардан кала, барлык культураларны да сугару тәмамлана. Кишер түтәлләрендәге дымлылыкны игътибар белән күзәтергә кирәк. Дым җитәрлек булмаса һәм даими су сибелмәсә, кишер ярылып, формасы ямьсезләнергә мөмкин.

Агачларны сугаруны әкренләп киметегез, ләкин көннәр эссе һәм коры булса, су сибүне тулысынча туктатмагыз. Җиләк куаклары дымга мохтаҗ, чөнки аларда киләсе ел уңышы өчен чәчәк бөреләре формалаша.

Фото – Татар-информ

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев