Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эшмәкәрлек

Сыр - үзебездә җитештерелә

18 ноябрьдә районда авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерү объектлары ачылды.

“Фаиза” кооперативы 100 тонна сөт эшкәртү мөмкинлеге булган сыр җитештерү заводын эшләтеп җибәрде. Завод районда җыелган сөтне тулысынча эшкәртү мөмкинлеген бирә һәм башка шундый заводларга бәйлелекне бетерә. Сыр заводын ачу тантанасында район башлыгы Альберт Хуҗин, “Татпотребсоюз” идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов һәм ТР буенча медицина-социаль экспертиза баш бюросы җитәкчесе Ригель Низамов катнашты.

– Мөслимдә уңган, тырыш халык яши. Районның үсеше – республика күз алдында. Сездә шәһәр халкын көнләштерерлек уңайлы мохит һәм инфраструктура тудырылган, – диде Ригель Низамов заводны ачу тантанасында.
Заводны сафка бастыру өчен 140 млн сумнан артык финанс чыгымнары сарыф ителгән, шуның 70 миллион сумы – дәүләт ярдәме. Биредә бүген 30 яңа эш урыны булдырылган.

– Мин сырның сыйфаты өчен җавап бирәм. Голланд сортлы сыр җитештерә башладык. Чимал буларак кулланылучы кальята сырын да ясыйбыз. Әлеге сыр ризык буларак түгел, ә башка сырлар – моцарелла, сулугуни яки эретелгән сыр җитештерүдә кулланыла.
Мин продуктны әзер булганчы – башыннан ахырынача контрольдә тотам, – ди технолог Анастасия Акбатырова.
Завод бар куәтенә эшли. Биредә көненә 100 тонна сөт эшкәртелә. Заводта көненә 3 тоннадан артык кальята һәм голланд сыры җитештерелә. “Фаиза” кооперативы шәхси хуҗалыклардан тәүлеккә 4550 тонна сөт кабул итә. Кооперативта сөт продуктлары бай ассортиментта тәкъдим ителә – йогурт, эремчек, кефир, ряженка ясала. Әзер продукция Мөслим кибетләреннән тыш Яр Чаллы, Алабуга, Азнакай шәһәрләренә, Сарман районына һәм Башкортостанның Бакалы районына реализацияләнә.

– Иң авыр тармакларның берсе булган юнәлешне сайлап, дөрес эшләдем, дип уйлыйм. Сыр ясау зур тырышлык сорый. Зур заводларда эш ничек оештырылса, бездә дә шулай бара. Сөт 500 литрлы чанда җылытыла. Шунда ук майлылык, тыгызлык, сыр составындагы су, аксым күләмен билгеләүче, температураны күрсәтүче приборлар куелган. Эремчеккә әйләнгән сөт сөзелә, бераз тоз кушып, махсус сыр формаларына салып суытырга куела. 1,5 сәгатьтән продукция әзер була,– ди “Фаиза” кооперативы җитәкчесе Фаит Шәйморзин.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев