Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дустым-китап

Җылы оя (Унөченче бүлек)

Хәтсез озак көттереп, ниһаять , Газинурдан хат килде.

Роза Хәбибуллина.

Җылы оя.

Повесть. 

КАРА ДИҢГЕЗ ФЛОТЫНДА

Хәтсез  озак көттереп, ниһаять , Газинурдан  хат килде.

     “... мине  Краснознаменный   Черноморский   флотка алдылар! Безнең корабль  Севастополь  рейдында тора.  Минем  хезмәт  -  фельдшер войсковой части. Корабльдә үземә аерым  медпункт бар.  Монда  гаҗәп  тәртип, чисталык. Ашарга  тәмле  пешерәләр. Камбуздагы  чисталыкны да , (ашарга пешерә торган кухня  монда камбуз дип атала) ,  ашларны да  мин тикшереп торырга тиеш. Ну  барыбер әбекәй пешергән ашлар түгел инде! Ул пешергән ашлар, бәлешләр , тәбикмәкләр  тел төбендә тора...”

        Хатны  кырыкмаса – кырык тапкыр укып, таушатып бетерделәр.  Сөенечләре  эчләренә генә сыймады,...Энесе   малайлар алдында  моряк  абыйсы  белән  мактанмыйча  түзә алмады.   Диңгездә  хезмәт итеп кайткан егетләр  иң   абруйлылар  бит! Формалары гына    да  ни тора !  Севастополь  шәһәре дә   - герой  шәһәр !

      Ләйлебәдәрне  дә   яраткан  оныгы  ничек итеп искә алган ! “Әбекәйнең  ашлары тел төбендә” дигән! Исенә төшкән саен  Ләйлекәй    елмаеп  куя.

          Газинур  барысы турында  да  язып бетергән булса, болай ук шатланырлар иде микән: ул ГКС -  24 дигән  су асты көймәсендә  хезмәт итә башлады.

        Күпме  миль диңгезләр  гизгәндер , Газинурга мичман  званиесе  бирделәр. Егетне  капитан да,  экипаж  да  ихтирам итә. Мичман Зиннуров   парадный киемендә    диңгез ярына   увольнениегә  чыгу  белән   кояшта   янып  шоколад  төсенә кергән  кыска итәкле    Севатополь  кызлары    күзләрен  уйнатып, әрсезрәкләре  “ сыланырга” тора.   Капитан да ,  башка  офицерлар  да   егетләргә сак булырга, “шантажга”  бирелмәскә кушалар. Комсорг та  моряклар  белән “политбеседа” үткәрә. Кызлар  белән танышу кыска вакытлы  - азга гына  җирдә йөриләр дә,  юк та  булалар, кайчан очрашулар да  билгесез.

      Газинур  хезмәтенең  болай   буласын  уйламаган да иде.! Сау- сәламәт егетләр  чирләмиләр, аларга фельдшерның ярдәме кирәкми. Берничәсенең   аяк  бармаклары  бозылгалады .Ярдәм  күбесенчә кокларга кирәк була: алар еш кына     пешәләр. Ә менә   корабль  портта ремонтта торганда  гражданский эшчеләргә  ярдәм иткәне булды.       

        Газинурның хезмәт срогы тулыр алдыннан,  капитан  аның белән  бик  җитди сөйләште.

          - Сынок, ( ул яратып , аңа   “сынок” дип дәшә), я тебе предлагаю остаться на сверхсрочную  службу. Если останешься, получишь в городе квартиру, твердо  обещаю.

        Севастополь  кебек  шәһәрдә фатир   алу  кемгә  берәүгә  тия ?! Газинур  шатланып ризалашты. Севастополь  шәһәр генә түгел, гөлбакча булып күренде авыл малаена: язын бакчаларда, паркларда мимозалар ,каштаннар, ак акациялар чәчәккә күмелгәч , һава хуш исләрдән куерган кебек тоела, магнолиянең  чәй тәлинкәсе чаклы  ак чәчәкләренең  исен  шешәгә  ислемай итеп тутырмалы.Акхуҗаның чәчәкле урманнарында, болыннарында   үскән  егет диңгез буендагы шәһәрнең матурлыгына  гашыйк булды.    

        Газинур флотта калырга теләген белдергәч , Мөхәммәтнур  каршы килмәде, улының карарын хуплады. Дөнья  Акхуҗа белән генә чикләнмәгән, аныкылар да  яктырак, рәхәтрәк,күңеллерәк тормыш  кичерсеннәр, яңача яшәп карасыннар, тора – бара күз күрер дип уйлады.Зифа  ире белән килеште.  Ләйлебәдәрнең  генә әллә нишләп йөрәге урыныннан купты : оныгын  башка  күрә  алмас  кебек тойды..

                                               * * *

                             ЗУР ЮГАЛТУ 

     Капитан  әйткән сүзендә  торды – бер  елдан  Газинурга  чират буенча  бер  бүлмәле  фатир  бирделәр.Бер генә бүлмәле  булса да , бик иркен, зур күренде фатир :  бүлмәсе дә, кухнясы да  киң ,   балконы  үзе бер бүлмә чаклы !Үзен  хуҗа итеп  тою  рәхәт иде Газинурга !  Акча  җыеп,кечкенәрәк  өстәл  белән  бер – ике урындык, диван алып куярга   кирәк булыр, дип уйлады.

          Чираттагы  почтада  Газинурга  хат бар иде. Йөзе балкыды:  кадерле дә соң туган яктан килгән  хатлар !Ләкин әнисенең кулы  белән язылган  ак кәгазьдә коточкыч хәбәр килде.

       “Улым,   әйбәт кенә йөргән  җиреннән, уйламаганда , көтмәгәндә  әбекәең  китте.. Бер генә  көн  чирләде дә , вафат булды.Үләр дип  башка да килмәде.  Бәрия апаң килеп карады , тыңлады  да, “йөрәк”  диде.Укол  кадап китте. Районга  алып  барып  җиткерә алмассыз, шушында  тыныч кына  ятса,   бәлки  үтәр, дигән иде...

    ...Үлгәндә дә һушында иде.”Бер генә үкенечем бар – Газинурымны күрмичә китәм,-диде әбекәең....”

     Егет өнсез  калды.Хатны тоткан килеш , медпунктка  кереп бикләнде дә, кычкырып елап җибәрде.  Ничек  болай  булган ? Йөрәгеннән зарланмый  иде.Инфаркт ! !Инфарктан үлгән әбекәем !

   Ул көн буе тынычлана алмады, әбисен уйлап, кызганып, сагынып  газап чикте.  Әбисенә дип алган бик матур зур  ефәк шәлъяулыкны  җибәрмәвенә  үкенде...Үзе кайткач бүләк итәргә уйлаган иде...Әбисе аның күңелендә иң кадерле, изге урын биләгәнен  аны югалткач аеруча тойды... 

                                                             * * *

      Кайнанасының   үлемендә  Зифа  үзен гаепле  сизде.

-        И,  кайттым  да, әнкәйгә  Зәлифәттәйнең  хәле начар икән  дидем.Ашый да, эчә дә алмый икән  дидем.Шуннан соң әнкәй  бәрәңге кыстыбые пешереп,  бал алып , Зәлифәттәйләргә китте. Озак торып кайтты. Кайтканда йөзе бик үзгәргән, арыган, күзләре  әллә ничек куркыныч иде.”Нәрсә булды , әнкәй?”- дип сорадым.

“Бераз арыдым , ятып торам әле “,- дип урынына  ятты. Кичке ашка  да тормады , ашамады, эчмәде.”Минем бер җирем дә авыртмый,-“ диде .И, ичмаса, берәр атна булса да ятып чирләмәде әнкәй, карый да алмадым,  үләсе көнне дә безгә кыстыбый пешереп ашатты,-дип үкенеп елады Зифа...

                                                * * *

       ...  Ләйлебәдәр  Зәлифә яткан карават  кырына килеп, өстәлгә  кысытыбыен, балын ,  тәмле итеп ясаган хуш исле  чәен куйды.

-        Нишләп әле син, Зәлифәкәй ,  болай ятарга ниятләдең ? Син бит әле миннән яшь!

-        И  Ләйлебәдәр, чир синнән – миннән сорамай, яшькә дә карамай, китереп  кыса... 

-        Чир килә дә , китә дә ул! Терелерсең ,Алла  бирса! Әле  бик  матур күренәсең,- диде.Бусы инде  алдашу булды, Ходай ярлыкасын! Зәлифә  нык ябыккан , йөзенә   сары коелган .

-Менә йомшак кына итеп, камырын юка гына  җәеп кыстыбый пешергән   идем.Әйдә , аша әле кайнар килеш1

  -И Ләйлебәдәр, ашай алмаем  мин, үтмәй бит.Эчә дә алмаем.

    - Әйдә әле , менә  бәләкәй генә итеп  бирәм, - дип өзеп авыруга каптырды. Чәй калагы  белән авызына  чәй салды.

      Йота алмады  Зәлифә...Аның газапларын күргәч,  Ләйлебәдәрнең  тамагына  төер утырды, күңеле  болганып , күкрәге чәнчеп авыртты, хәле бетте.

           -Рәхмәт инде  килүеңә...Бәхил бул, мин  китәм бугай инде,- диде Зәлифә яшь аша .

          Байтак кына авыру янында утырып,  хушлашып чыгып киткәндә , аяклары тыңламас  булды.Ләйлекәйнең     мәрхәмәтле  йөрәге үз гомерендә  күпме  кешенең  кайгы – хәсрәтләрен  сыйдырды, үзенеке  күпме  булды... Зәлифәнең газапларын  күтәрә алмады....

       “ И Раббым Аллам! Өйгә кайтып җитә алсам иде... Үз урыныма...”

Ләйлекәй кайтып җитә алды.Үзенең урынына  яткач,  йөрәк кысуы  басылды, тынын җиңелрәк алды.

             Кайнанасындагы үзгәрешләрне күргәч, Зифаның коты очты.

-        Әнкәй, чәй  биримме?

-        Юк, Зифа , эчәсем килми, рәхмәт.

-        Әнкәй , кай төшең авырта ?

-        Бер җирем дә авыртмый.Әллә нишләп  хәлем генә бетте, арыдым.

-        Мин Бәрия апаны чакырам, хәзер кайтам. –Зифа авыл фелдшерына йөгерде.

Бәрия бик тиз килеп җитте.Сумкасыннан фонендоскоп чыгарды.

             -Әйдә әле, Ләйлебәдәр апа, йөрәгеңне тыңлап алыйк.

Тәҗрибәле фельдшер   йөрәкнең  тибешеннән хәлне аңлады .

-        Ләйлебәдәр апа , менә бу  даруны тел астына сал,-дип , нитроглце рин таблеткасы бирде.- Хәзер  укол кадыйм. Алай әлләни куркыныч юк. Ятып кына тор , йөрмә.Кичкә тагын килеп укол ясармын.

Озатырга чыккан Зифага дөресен әйтте:

-        Хәле әйбәт түгел , ирфарктка ошаган,  районга алып барып җиткерә алмассыз, урынында ятып торса, бәлки үтәр. Йөрәге кадый башласа   валидол белән  бер таблетка нитроглицерин  каптыр ,    утыз – кырык тамчы валокордин  бирсәң дә ярый.   Туалетка тышка чыгармагыз.

                                              ***

“Башка чакта  чирләр алдыннан  төш күрә идем : я кара карлыган  җыям , я кап – кара шомырт тәлгәшләрен өзәм, я кара  бөрлегән.Бу юлы  бернәрсә дә  төшкә  кермәде.  Бу кайгы  миңа түгел  ... Балаларга...  Чир  генә  түгел инде бу...

           .Һәр нәрсәгә, һәр вакыйгага , күренешкә игътибарлы, сак һәм үткен карашлы  Ләйлебәдәр моның нәрсә икәнен төшенде. Килене белән  икәүдән икәү генә калгач әйтәсе сүзләрен әйтте.

             -Зифа , кызым , күңелеңә авыр алма, минем хәлем әйбәт түгел. Ипләп кенә  минем  киемнәремне алыштырыйк, балаларга әйтми  тор, курыкмасыннар.Калганнарын карчыклар оештырыр.Минем бар әйберем дә әзерләп куелган.Бер генә үкенеч бар – Газинурымны күрми китәм.Сиңа, Зифа, мең- мең бәхил, безнең бәхет өчен туган бала булгансың.Син дә бәхил ит!

         Зифа  , карават  кырыена чүгәләп, каенанасының кулын  учына алып үпте, коелган яшьләре  белән чылатты .

      -Әнекәем , үлмисең әле , үлмисең!Үлмә! Без синнән башка ничек яшик!

       Карчыкның    күзендә  аның җавабын  көткәнен сизеп, ашыга – ашыга кабатлады:

-Әнкәем, мин дә мең- мең бәхил! Син миңа газиз әнкәем булдың!

    -Мөхәммәтнурны  сакла!-диде  карчык.

Аңында булган кеше мәңгелеккә китәр алдынна ниләр уйлаганын бер кем дә белми.Бары  гөманлап кына буладыр.Исәннәр  хәтерендә  мәңгегә  чиккән аляпкычлы ,  ачык , көләч йөзле , мәрхәмәтле   булып   сакланган  Ләйлекәй  иң матур көннәрен –  бала чагын, әткәе белән әнкәен , чишмә буендагы  туган  өен ,  сылу кыз булып  җитүен ;салкын декабрь  аенда  толыпка төреп , кыңгыраулар  чыңлатып, биленнән кочып  Мирзагалие  Акхуҗага  алып кайтуын;  кызыл чыбылдык эчендәге назларны;   балаларын  ,оныкларын исенә алгандыр. Язмышына  разый булгандыр , чөнки ул авыр кайгылар гына түгел , якты дөньяда  бик күп шатлыклар кичерде.Тормышны  сөеп яшәде, беркайчан, бер мизгелгә дә нигә туганына үкенмәде. Ирен сөйде, балаларын, ата-анасын, оныкларын, авылдашларын ,Акхуҗаны, урман –  кырларын- барысын- барысын  яратты.

Ярата белү – Аллаһның бөек бүләгедер.Ләйлебәдәр үзен  җиһандагы бөтен җан иясе белән бертуган тоя – аларны Ходай яраткан!Хайваннар, бөҗәкләр, агачлар ,үләннәр , чәчәкләр – барысының да җаны бар!

         ...Февраль аеның кояшлы чалт аяз салкын бер көне иде. Әле кеше эзе төшмәгән ап-ак кар кояшта күзләрне чагылдырып җемелди .Ләйлекәй  зәп-зәңгәр күк гөмбәзендәге  әллә нинди  үтә күренмәле ефәк  болытларга карап бара...Күңеле шул биеклеккә менеп китте – шул ефәк болытлар арасыннан бу илаһи аклыкны- пакълекне  бар иткән Аллаһ аны күреп торадыр кебек тоелды  :” И Раббым, мине шушы гүзәл дөньяга бар иткәнең өчен мең шөкер!Мең рәхмәт!”Хатынның  шатлыгы, бәхете күкрәгенә сыймый: оҗмахны күргәндәй  тойды...Табигатьнең һәр мизгеле  аңа  могҗиза , куаныч  булды... 

    Ләйлебәдәр  бар дөньяга, бер Раббысына рәхмәтле булып китте...

                                                    ***

     Акхуҗада  Ләйлебәдәрне  өзелеп  җәлләделәр.

-        Изге  җан  иде, мәрхүмкәем, урыны  җәннәттә булсын!

Кайгылы көннәрдә  Ләйлекәйне  җәлләп,  сагынып сөйләгәндә, кешеләрнең йөзендә  якты нур чагылды, ул яктылык Ләйлекәйнең бу  дөньяга , кешеләргә калдырган  җан  җылысы, рухының якты  нуры  булгандыр...

-И-и-и , Ходайның  яраткан бәндәсе булган икән  Ләйлебәдәр, йөргән җиреннән китте дә барды! Кемгә тия андый бәхет!-диделәр замандашлары.

       Оныклары үкереп елап  калдылар...

 

 

                                                     * * *

Әнкәенә  чардуганны  Мөхәммәтнур  үзе  ясады.Кызган  тимер кисәгеннән   кечкенә  лалә  чәчәген   чүкегәндә туктаусыз аккан яшьләре   мыек очларыннан тамды. Лалә - әнкәенең яраткан  чәчәге, аның  һәр  яңа алъяпкычына  күчә барды: ак алъяпкычына зәңгәләрен, алсуларын  чикте,  кара  сатин аляпкычында   кып- кызыллары , алсулары   янып  тора иде.   Бәләкәй  чагында  Мөхәмәтнурга да  күлмәк  чигеп   кидергән иде...

        Менә хәзер    чәчәкле  алъяпкычлы  , ике  бәбәй  итәкле  күлмәкле ,озын толымында  чыңлап торган көмеш  тәңкәле  Ләйлекәй  әнкәсез  ничек  яшәр?! Картайгач та  әнкәе  аның  өчен  яшьлегендәге  балкыш  булып  исендә   калды...

                                      ***

     Күп тә үтмәде,  Иске Хуҗадан хәбәр иттеләр:

    -Мөхәммәтнурның Наҗия әнисе дә вафат.

Ләйлебәдәр улына  васыят әйтеп калдырды:

-Улым, Наҗия әнкәеңне онытма, ташлама, хәлен белешеп тор, ярдәм ит!

Мөхәммәтнур болай да онытмас, ярдәм иткән булыр иде.Күңелендә әнисенә бер үпкә дә, рәнҗеш тә юк:  ни өчен үз әнкәе аны карап үстермәгәнен белә, аны кызгана , тик...барыбер Ләйлекәй әнкәен яраткан кебек үк ярата алмады...

  Дөньяның шатлыкларын, бәхетләрен аз, михнәтләрен чамасыз күп күргән  бичара ана гомере ахырында улының кадер- хөрмәтен тоеп ,йөрәк җәрәхәтләре төзәлеп, мәңгелеккә китте...

Фото "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев